2021 елның 20 июле көнне барлык мөселман төбәкләрендә Корбан Гаете яңгырады, корбан маллары чалынды. Ак сарык чалдырыргамы, каранымы? Корбан сарыклары ничә сум? Хәзрәтнең дога кылуы мәҗбүриме? «Интертат» «Казан Нуры» мәчетендә оештырылган корбан чалуда булып кайтты ("Интертат", Казан, Энҗе Габдуллина).