4 август 2021 яңалыклары
-
Маньяк ир-ат ике ел буена подвал казыган һәм үсмер кызны урлап, шунда бикләгән
12 яшьлек баланы берничә көн эзләгәч, табалар )"Интертат", Казан).
-
Трактор астында калып үлгән малайның туганы: «Әни баланы җирләгәндә кабергә сикерә язды»
Әлмәт районының Аппак авылына кунакка кайткан 7 яшьлек Диманың гомере трактор тәгәрәмәче астында өзелгән. Аны саксызлык аркасында Евгений Ларинов таптаткан. Ул көнне Евгений Ларионов хуҗалыгына печән ташыган булган ("Ватаным Татарстан",Казан, Зөһрә Садыйкова).
-
Рифат Зарипов: "Иртән кунакханәне төтен баскан иде"
Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов гаиләсе белән Төркиядә ял итеп кайтты. Зариповлар ял иткән Манавгат шәһәрендә янгын булган. Җырчы белән андагы вәзгыять турында сөйләштек ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
Тагын бер җырчы әни булды!
Татар эстрадасының талантлы җырчысы Эльнара Ганиева әни булды ("Шәһри Казан").
-
“Дару эчеп ябыгырга язмасын...”: бадлар бәласе
Күптән түгел инстаграмдагы дусларым арасына витаминнар, бадлар сата торган ислам кибете килеп кушылды. Составы хәләл, мөселманнарга ярый торган әйберләр сатыла икән монда. Рекламаларына караганда, Төркия, Канада, АКШ һәм башка күп кенә илләрдән турыдан-туры кайтартыла торган бадлар. Бик күп чирләрдән файда да вәгъдә итәләр: югары кан басымы, чәч коелу, зоб, балага уза алмау, җенси көчсезлек, тазару, ябыгу, түбән гемоглабин һәм башкалар.
-
Ни өчен банк кертемнәре бүгенге көнгә кадәр шулай киң кулланыла?
Банк кертемнәре, акчаны мендәр астында саклауга караганда отышлырак. Моннан тыш, кертемне ачу өчен махсус икътисади белем кирәкми, ә акчаны югалту куркынычы бөтенләй юкка чыга. Кыска вакытлы кертемнәрнең үзенчәлекләре турында - «Татар-информ» МА материалында.
-
Сиринә Зәйнетдинова: "Үземне начар хис итәм"
Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова җәйнең ничек узуы һәм киләчәккә зур планнары белән уртаклашты ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
«Әни, үләбез», - дип кычкырды» — 29 яшьлек биюче Алинә Идрисова юл фаҗигасендә вафат
28 июль көнне җырчы Ринат Рәхмәтуллинның төркемендә эшләүче биюче кыз Алинә Идрисова юл һәлакәтендә вафат булган. Алинә нибары 29 яшендә, әнисен япа-ялгыз калдырып, якты дөнья белән хушлашкан ("Интертат", Казан, Гөлназ Хәбибуллина).