"Шәһәр үзәгендәге юлны тагын ник җимерәләр икән ? Ул су ага торган канауны узган ел гына ясаганнар иде түгелме соң ? Берәр бала авырса халыктан акча җыялар,ә монда бюджет акчасын җиргә күмәләр",- дип шалтыраттылар редакциягә. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек.
Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары таш йоткан бер яшьлек баланы коткарган, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Шушы көннәрдә генә Дәүләт Думасына Татарстан Республикасы Президенты атамасын бетерү турында закон проекты кертелгән. 2010 елда башланган шундый хәрәкәттән соң бу атама Татарстанда гына калган иде. Бүген «Президент» сүзен саклап калып булырмы? Бу хакта татар җәмәгатьчелеге, сәясәтчеләр фикерен тупладык (" Интертат", Казан, Ләйсән Рәхмәтуллина).
Сишәмбе көнне, 28 сентябрьдә, Казанның Вахитов районы суды "Татфондбанк"ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга хөкем карарын чыгарды. Ул гомуми режимлы колониядә 12 ел алды.