Тау башындагы кечкенә генә йортта яши ул. Янына кереп, хәлен белеп йөрүчеләр күп түгел. Әмма йортына сукмак өзелми. Аның янына җанына шифа эзләп, башка шәһәр-районнардан киләләр икән. Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче Мәфтуха Сираҗетдинова, ярдәм сорап килгән кешене кире бормыйм, ди. (Ватаным Татарстан)