Бәхетле булырга беркайчан соң түгел! Әлки районының Әхмәт авылында туып үскән Гөлназ Вәлиуллина әнә шулай дип яши. Күпләргә үрнәк итеп куярлык аны. Кечкенә гәүдәле, нибары 1 метр буйлы «бәллүр кыз» ул. Берәүләр, мин авыру дип, елап утырганда, Гөлназ моның киресен раслый. Ул сызлау-сыкрауларга да түзә, сөяк сынуларны да кичерә. Аңа карап сабырлыкның төбе алтын дигәнгә дә ышанасың. Бүген ул кияүдә һәм ире белән малай тәрбиялиләр. (Ватаным Татарстан)