Мин аны беренче класстан ук яраттым. Ул яшьтә кеше әле берни аңышмый диләр. Ләкин мин бүтән төрле идем, ахрысы. Аның әтисе завуч иде. Шуңамы, ул беренче класстан ук гел “бишле”гә генә укыды. Класстагы икенче отличник мин идем. Тырыштым, аңа тиң буласым килде. Безне бергә мактыйлар, классның горурлыгы диләр иде ("Шәһри Казан").