“Бүгенге көндә ике генә юл бар: йә вакцина ясату, йә ковид белән авыру һәм аннан соңгы нәтиҗәләрне кичерү. Бу өлкәннәргә генә кагылмый. “Кызыл зона”да яшьләр дә күп. Монда искәрмәләр юк – барыбыз да Аллаһы Тәгалә карамагында. Әйе, вакцина ясатучылар арасында да чирләүчеләр бар. Ләкин алар ковидны күпкә җиңелрәк кичерә”, - ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ("Шәһри Казан").