Уңыш артында ни ята? Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера ГАНИЕВАның гомер йомгагын сүткәндә, бу сорауга җавап табылды да кебек. Эзләнү, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карау, хыяллану, шул хыялларны тормышка ашыру икән уңышның сәбәпләре. Без танылган җырчының үткәне һәм бүгенгесе, эстрада хәлләре, табышлар һәм югалтулар турында да сөйләштек. (Ватаным Татарстан)