Питрәчтә туып-үскән Илсур, Илнар, Илнур Мөхәммәтҗановлар кәләш эзли. Өчесе дә – табиб, Мәскәүдә эшлиләр, ә иң кызыгы: алар – игезәк бертуганнар. Бәхет эзләп «Беренче канал»дагы «Давай поженимся!» тапшыруына барганнар ("Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова).