Ринас Шиһаповның өеннән кеше бер дә өзелми: кем бөтен табибларны йөреп, интегеп, дәвасын таба алмыйча ничарадан-бичара соңгы өметен аклап булмасмы дип килә, кем «чукрак» телефоннан ишетеп, борчыган проблемасы турында сөйләргә, киңәш алырга йөри. Дәвалау сәләтенә ия булган җырчы янына үзем дә барып карарга булдым. (Интертат, Зилә Мөбаракшина)