Казан укытучыларына хезмәт хакына өстәмә рәвешендә 50 мең сум акча түләргә җыеналар. Башкала укытучыларына барлыгы 552,3 миллион сум акча каралган. Район-шәһәрләрдә дә педагоглар буш кул белән калмаячак. Дөрес, суммалары төрлечә. «ВТ» хәбәрчесе халык теленә «Путин түләүләре» дип кергән өстәмә акчаның күләмен белеште ("Ватаным Татарстан",Казан, Сәрия Мифтахова).