Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитет бүлекләре һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булу сәбәпле, уку дәресләрен туктату мөмкинлеге турында тәкъдимнәр юллады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Билгеле булганча, синоптиклар бүген төнлә -25, -30 градус салкыннар көтә, дип кисәтте.
(Шәһри Казан)