Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев 2019 елда муниципаль берәмлекләр сайтларында яңалыкларның татарчага тәрҗемә ителеше 74 процент дәрәҗәдә генә булуын әйткән иде. «Татар-информ» хәбәрчесе бу чыгыштан соң ике елдан соң район сайтларында үзгәрешләрнең булу-булмавын тикшереп, анализ ясап чыкты ("Интертат", Казан, Зилә Мөбәрәкшина).