Һәр кеше бу дөньяда үзенең эшен хәерлерәк, яхшырак итәргә тырыша. Бер бүлмәле фатир булса, балалары тугач, фатирны киңәйтәм, йорт салам ди. Күбрәк эш хакы булсын дип күбрәк эш ала, сәүдәгәр булса, бер сәүдәм бар, ике булсын, өч булсын дип тырыша. Шул рәвешле адәм баласы даими үсештә, дип сөйли вәгазендә Рамил Юныс.
(Интертат)