Сосиска – алдый торган тәмле ризык. Тик менә тәме һәм тышкы кыяфәте буенча гына эчендә ниләр барлыгын һич белеп булмый аның. Фаршын бик нык ваклыйлар һәм матуррак күренсен өчен буяуны да кызганмыйлар. Кайбер җитештерүчеләр, табыш артыннан куып, сосисканы иттән түгел, ә үсемлек җепселләреннән, пальма мае, ясалма аксым һәм хәтта кәгазьдән ясыйлар, дип ишетергә туры килә кайчак. Чыннан да, шулаймы икән бу? Әлеге сорауга җавапны «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең туклану гигиенасы, балалар һәм үсмерләр гигиенасы бүлеге мөдире Ринат Әсгат улы Мусин белән бергәләп табарга тырыштык.