Олы йортка ни кирәк булса, кече йортка шул кирәк, диләр. Бәлки, бу мәкаль биредә урынсызрактыр да. Чөнки сүз район, Арча өчен бик кирәкле, эчтәлеге, мәгънәсе буенча бик зур йорт турында бара. һәм аны төзеп бетерү, файдалануга тапшыру өчен кешеләрнең бердәмлеге, ярдәме кирәк.