Кызыбыз яшь чакта кияүгә чыкмады, сайланды. Яше бара, кияве әле дә юк. Шулай итеп, 32 яшенә җитте инде менә. Безнең борчылганнарны күрепме, чынлап та ошатыпмы – белмим, ләкин бер көнне кайтып, егет белән очраша башлавын әйтте. Кем ул, нинди егет дип кызыксынып карадым, вакыты җиткәч белерсең, диде . ("Сөембикә").