Татарстанның ике торак пунктында 19 йорт янын су баскан: 5 участок Питрәч районының Кибәч авылындагы Кооператив урамында, тагын 14 участок Биектау районының Чубар авылында. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе шундый мәгълүматлар җиткерде.