18 апрель 2022 яңалыклары
-
Ташкичү һәм Мәмсә авыллары гуманитар ярдәм җыюда катнашты
Луганск һәм Донецк республикалары гражданнарына гуманитар ярдәм җыю эше бара
-
Беренче яшен, беренче фаҗига: "Киемнәр белән телевизорны күтәреп чыгарга өлгердем..."
Аксубай районының Такталы авылында яшәүче Зариповларга Аллаһның зур сынавы килгән. Җомга көнне кичке сәгать тугызынчы яртыда яшен сугып, өйләре янган ("Шәһри Казан,Дилбәр Гарифуллина).
-
Татарстанда инвалидлык буенча 1500 артык пенсия гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнде
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә.Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пенсиягә хокукны раслаучы документларны Пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк.
-
Тукай мәхәббәте: шагыйрь җырларында җырланган Зәйтүнә кем ул?
Тукай мәхәббәте дигәндә, без тарихка шагыйрьнең илһамчысы булып кереп калган Зәйтүнә туташны күз алдына китерәбез. Бу ике гашыйк хөрмәтенә соңгы елларда гына опера, спектакль, нәфис фильм, поэма, шигырьләр, җырлар язылды. Мәңгелек мәхәббәт нинди була? Шагыйрь җырларында җырланган Зәйтүнә кем ул? Бүген сүзебез – шул хакта ("Ватаным Татарстан").
-
Танылган җырчы вафат
Кичә, 17 апрельдә, Башкорт дәүләт филармониясе солисткасы-вокалисты, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, җырлар авторы Гүзәл Улмәскулова вафат булган, дип яза «Башинформ».
-
Тәүге мәхәббәт һәм башкалар, яки 86 яшьлек бабай язмалары
Язган мәкаләмне “Шәһри Казан” редакциясенә китереп биргәч, анда эшләүче бик ягымлы, чибәр кызлар мәкаләнең ни турыда язылганлыгы белән кызыксынды да, “мәхәббәт турында да языгыз” диде. Һәм үзләрендә чыга торган “Шәһри Казан. Язмыш” дип аталган газетаны бүләк итеп бирделәр.
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына акчалата түләү бирелә башлады
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган түләүне бирә башлады.
-
Эшкә урнашкан балаларның пенсиясенә өстәмә түләүләр саклап калыначак
Туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия ала торган балигъ булмаган балалар җәйге каникуллар вакытында эшкә урнашса, эшләү дәверендә алар социаль өстәмә түләүләрне алуын дәвам итә алачак ("Ватаным Татарстан").
-
Бу атна башында Татарстанда салкын булачак
Татарстанда салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Фирдүс Тямаев концерт барганда егылган
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән Уфадагы концерты вакытында көтелмәгән хәл булган.