Россиядә дару бәяләре әкренләп төшә. Аерым алганда, левомеколь – 1,5, ренгалин 1,4 процентка арзанайган. Росстат 9–15 апрель чорына шундый мәгълүматлар китергән. Моннан тыш поливитаминнар хакы (1,3 процентка), эргоферон (1,2%), валидол (1,1%), корвалол (0,9%), аллохол (0,7%), анальгин (0,4%) кимегән ("Ватаным Татарстан").