Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 3 июнь 2022 яңалыклары

    • 3 июнь 2022 - 21:13
      Арча районында бер көндә ике йорт янды
      Берсе Арча станциясендә, икенчесе Пөшәнгәрдә. Фотода Коммуна урамындагы йорт.
      2399
      0
      0
    • 3 июнь 2022 - 14:45
      Төркиядә ял итү арзанайган
      Россиядә яшәүчеләр өчен Төркиядә ял итү арзанайган. “Туристлык агентлыклары альянсы” вице-президенты Алексан Мкртчян белдергәнчә, бу илдә ял итү хакы ташламалар хисабына 30 процентка төшкән. Аның искәртеп үтүенчә, быел Төркиядә ял итүчеләр азрак булачак, шуңа күрә ил туристларны зур ташламалар белән кызыксындыра ("Ватаным Татарстан").
      1046
      0
      1
    • 3 июнь 2022 - 14:44
      Пөшәңгәр авылындагы Галәветдиновлар гаиләсенә янгыннан соң ярдәм кирәк
      2 июнь көнне Галәветдиновларның йорт-җирләре янып бетә
      1932
      0
      0
    • 3 июнь 2022 - 14:21
      Елның иң матур мизгеле
      Әнә шундый баш астында Арча станциясендә яшәүче ветеран китапханәче, мөслимә Әлфия апа Рәхимова безгә фото җибәрде. Вокзал урамында яши алар. Фото күпердән югарыдан төшерелгән. Килешерсез, матур бит!
      1040
      0
      0
    • 3 июнь 2022 - 14:07
      Юлда һәрвакыт саклык кирәк
      Татарстанда “Игътибар – балалар” профилактик чарасы бара. Ул 23 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итә.
      432
      0
      0
    • 3 июнь 2022 - 13:44
      Җәйге ял – 2022: районда нинди лагерьлар эшли?
      2021–2022 уку елы тәмамланып, укучыларның көтеп алган каникуллары башланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшырса, кечерәк сыйныфтагы балалар җәйге лагерьларда ял итә.
      648
      0
      0
    • 3 июнь 2022 - 13:31
      Бу очракта кем хаклы?
      Кулланучыга
      545
      0
      0
    • 3 июнь 2022 - 13:29
      Җиһазлар алу өчен дә акча бирәләр
      Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Айрат Шәйхетдинов.
      603
      0
      0
    • 3 июнь 2022 - 08:48
      "Мәете әле юыла да башламаган, кызлары өйдә әйберләрне бүлешә башлады..."
      Мирас малын бүлешә алмыйча судтан судка йөрүчеләр турында гел ишетеп торабыз. Соңгы телем икмәкне бүлешеп, бер-берсе өчен үләрдәй булып яшәгән бертуганнар арасында да бар алар. Газиз әти-әниләрен соңгы юлга озату кайгысын да онытып, кара тавыш чыгарып, йорт бүлешә башлыйлар. Ислам дине кушканча яшәсәләр, бу хәлгә тарымаслар иде, ди "Гаилә" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин андыйлар турында. ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина)
      1020
      0
      0
    • 3 июнь 2022 - 08:26
      Гөлнара Сәгыйтова: "9 бала әнисе булырмын дип башыма да китермәгән идем"
       Гаилә учагын сүндерми саклаучы Гөлнара апа белән гәпләшәбез. Фәргать абыйны да әңгәмәгә кушарга иде бит тә, ир-атларга хас сыйфаты бар икән шул: аз сүзле. Аның каравы эшчән, тырыш. Хәер, сөйләшә торгач, 9 балага гомер биргән ике йөрәкнең башка искитәрлек сыйфатлары да ачыкланды. Бәлки, әнә шулар бәрабәренә 29 ел бергә мәхәббәт дигән диңгездә Сәгыйтовлар корабы йөзәдер дә инде. ("Ватаным Татарстан", Чулпан Гарифуллина)
      978
      0
      0
    • 3 июнь 2022 - 08:25
      Ташламалы ипотекага шәхси йортны үз көчең белән дә салып булачак
      Дөресрәге, йорт төзүчеләр белән килешүләр төзеп тормыйча гына. Әлеге төр ипотека ярдәмендә ел ахырына 8 мең кредит бирергә уйлыйлар. Төзелеш өчен ипотека шартлары яңа йортлардагы фатир алганда кулланыла торган ташламалы ипотекадан берни белән дә аерылмый.
      821
      0
      0
    • 3 июнь 2022 - 08:10
      «Без алардан коррупционер ясадык, кол иттек» - нигә укытучының дәрәҗәсе юк? ("Интертат", Ләйсән Рәхмәтуллина)
      Дәрес укытудан тыш, укытучыларга нинди генә эшләр кушмыйлар! Сайлауларда да алар, берничә елга бер үтә торган җанисәп тә укытучылардан башка үтми, парк-скверларны да җыештыралар...
      883
      0
      0
    Реклама