Авылларда чыгасы көтүләр чыгып бетте, терлекләр болын-кырларда яшел үлән ашап кинәнә. Ашау мулдан һәм тәмле булгач, җәйге чорда сөт тә арта. Тик, ни кызганыч, аны җыю бәясе генә төшә. Шуңа күрә бу вакытларда хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләрендәге үзгәрешләр халыкны аеруча нык кызыксындыра. Ә аерма, чыннан да, сизелерлек. Кайсы районнарда сөт өчен түләүдә юмартлык күрсәтәләр дә, кайсыларында азга да канәгать? ("Ватаным Татарстан", Зөһрә Садыйкова).