Баулы районының Исергәп авылында яшәүче Нәсимә апа Фәйзуллина бакчасында утыз елдан артык кавын, карбыз үстерә икән. Көзгә кадәр өстәленнән әлеге җиләк-җимеш өзелми аның. Зурлыгына кызыкмый, бакчачы өчен тәме мөһим. Иң зур дигән кавын-карбызлары – 3–4 кило.