Данир Сабиров: “Первая брачная ночь”ны без туйга кергән акчаны санап уздырдык...»
...Вәт беренче елны талаштык без! Короче, кем кемне бөгә ала (бүгенгә кадәр шул дәвам итә). Беренче талашуны сөйлим хәзер. Миләүшәнең теләге – мин аны көн саен укуга илтергә һәм барып алырга тиеш. Мин: “Матурым, автобуслар йөреп тора, ике аягың бар. Гел йөртә алырмын дип ышандырмыйм”, – дип әйттем.