Яңа Иябаштан Резеда Минзина: «20 капчык утыртып 140 капчык бәрәңге алдык»
Юкка гына икенче икмәк дип атамаганнар бит үзен. Татарның күп ризыгы бәрәңге белән пешерелә дә. Мәгәр кыйммәткә төшә башлады әле аны үстерү. Ялгыз әби-бабайлар гына торып калган авылда, бакча җирен сукалатуда да, бәрәңгене утырту, арасын сыздыру, агулау – барысы да акча кыйммәте сорый. Түләсәң килеп эшлиләр, түләмәсәң үз көчең генә җитәрлек түгел. Авыл җирендә бәрәңге үстерәм дип интегү кирәкме? Әллә бәрәңгесез тамак туймыймы? Быел бәрәңге уңышы куандырдымы? «Шәһри Казан» хәбәрчесе Гөлнур Шәрәфиева сораштыруында Арча халкы да бар