Юл йөрү серләренә төшенү балалар бакчасыннан башлана
4 нче март көнне 11 нче балалар бакчасындагы иртә гадәти генә башланмады. Бакчаның бер өлешендә балалар бәйрәмгә әзерләнсә, музыка залында әниләр дә үз чыгышларын кабатлыйлар иде. «Күбәләк» балалар бакчасында «Юлда да акыл кирәк» дип аталган тематик чара үткәрелде.