Казанда трамвайларның кайбер маршрутларында йөрү ешлыгы артты
Казан урамнарында №5, 5а һәм 7 нче трамвай маршрутларында вагоннар хәрәкәтенең уртача тизлеге арткан. Бу үзгәреш пассажирлар өчен рейслар санын күбәйтергә һәм трамвайлар арасындагы интервалны кыскартырга мөмкинлек биргән.