140/90 берничек тә нормаль кан басымы була алмый
“Минем “эшче” кан басымым 140/90, хәлем яхшы, борчылмагыз”. Якыннарыгызның кан басымын үлчәп караганнан соң шундый сүз ишетәсез икән, кичекмәстән табибка барырга кирәк. ("Шәһри Казан", Лилия Локманова)
140/90 берничек тә нормаль кан басымы була алмый, ди Татарстанның әйдәп баручы кардиологлары.
Иң үтемлесе – дару
– Барлык авырулар арасында (ковид булуга да карамастан!) кан басымы белән бәйле авыру – иң таралганы. Бу авырудан урта һәм өлкән яшьтәгеләрнең яртысы диярлек интегә. Ягъни, Россия халкының яртысының кан басымы югары. Кан басымы бик күп факторларга бәйле. Беренче чиратта, стресс. Хәзер без бик борчулы заманда яшибез. Ковидтан соң стресс артты, быел тагын да үсте. Шуңа да дәвалану өчен башта гипертонияне ачыкларга, аннан дарулар белән дәваланырга кирәк. Чөнки югары кан басымы инфаркт, инсульт, йөрәк авыруларына китерә. Гипертония ул “дәшми торган” һәм серле үтерүче. “Дәшми торган” чөнки аның бернинди билгеләре дә булмый. Серле, чөнки сәбәпләрен ачыклау кыен, – ди Идел буе Федераль округының штаттан тыш баш кардиологы Альберт Галявич.
Белгеч фикеренчә, гипертонияне дәвалауның иң үтемле чарасы – ул дарулар. Чөнки “капельница”лар бу очракта кеше өчен куркыныч тудыруы ихтимал.
– Дәвалану өчен дарулар исемлеге бик зур. Шул исәптән, үзебездә җитештерелгәннәре дә. Аларны табиб кушуы буенча гына кабул итәргә кирәк. Күршегез яисә туганыгыз киңәше буенча түгел. Һәр кеше – индивидуаль. Бер кешегә туры килгәне икенчесенә зыянлы булуы мөмкин, – ди Альберт әфәнде.
Татарстанда, рәсми мәгълүматлар буенча, гипертониядән интегүчеләр 400 меңнән артык. Бу – коронавируска кадәр булган саннар. Хәзер әлеге күрсәткеч якынча 10-15 процентка артык.
Реклама
Кан басымыннан кемнәр интегә?
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким сүзләренчә, югары кан басымы 35 яшьтән өлкәнрәк, артык авырлыгы булган, күп күләмдә тоз кулланучы кешеләрдә (моңа яшерен тоз да, ягъни ярымфабрикатларда, колбасаларда, чипсы кебек ашарга ярамый торган ризыкларда була торган тоз да керә) еш очрый. Шулай ук аз хәрәкәтләнү, стресс хәлендә булу да кан басымы күтәрелүгә китерә. Моңа тагын нәселдәнлек тә өстәлергә мөмкин.
– Кайбер пациентларның булган авырулары сәбәпле кан басымы күтәрелүе ихтимал. Еш кына авырулар: “140/90 минем “эшче” кан басымым. Аны сизмим дә, аны төшерергә кирәкме”, – ди. Бу кан басымының чиге булып тора һәм табибка мөрәҗәгать итеп, моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк, – ди Зөлфия Ким.
Белгеч аңлатуынча, әгәр дә баш авыртса, хәлсезлек сизелсә, тын алу кыенлашса, баш әйләнсә, начар йокласаң, күз алдында вак чебеннәр очкан кебек булса, кеше тик торганнан кызып китүчәнгә әйләнсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Артериаль гипертония йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә китерә. Шулай ук йөрәк геометриясе үзгәрә, тамырларның эластиклыгына зыян килә. Бу исә йөрәкнең күләмен һәм размерларын үзгәртә. Тора-бара инфарктка китерергә мөмкин, – диде Зөлфия Ким.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/14090-bernichek-t-normal-kan-basymy-bula-almyy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев