Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Акчаны кайда сакларга: алтын алыргамы, банкта сакларгамы? ("Интертат", Зилә Мөбәрәкшина)

    Узган атнада Европа берлеге һәм АКШ илләре Россия гражданнарына, компанияләргә каршы санкцияләр кабул итте. Исемлеккә компанияләр, әйдәп баручы банклар эләкте. Хәзерге вазгыятьтә акчаларны кайда саклау ышанычлы? Товарларны артыгы белән алыргамы? «Интертат» бу хакта сәясәт белгечләре һәм гади халыкның фикерен белде.


    Искәртеп үтик, 30 ел эчендә Россия банк системасы кризис вазгыятенә берничә тапкыр эләкте. 2008 елның икътисади кризисы, 2014 елның катлаулы икътисади вазгыяте, күптән түгел пандемиянең берничә дулкыны булды…

    Ә инде соңгы көннәрдә халык, кибетләр ябыла дип, кырып-себереп товарлар алырга йөгерде. Тир түгеп алынган акчаларны ничек югалтмаска? Доллар белән евро сатып алу отышлымы? Бәяләр артуын дәвам итәрме?

    «Азык-төлекне капчыклап җыйдык…»
    Сарман районында яшәүче, лаеклы ялдагы укытучы Рәмзия Галиева бу көннәрдә көнкүрештәге кирәк-яракларны күпләп сатып алып куйган:

    — Дөнья хәлләре тормышның астын өскә китерде: вирус белән яшәргә өйрәнеп кенә килә идек, кризис башланды. Доллар, бәяләр көннән-көн арта башлады. Ирем: «Җыйган акчаның кыйммәте төшә бит хәзер, акция алыйкмы, долларга күчерикме?» — дип аптырап калды. 1990нчы еллардагы кебек була калса… Берсе дә ышанычлы түгел. Татар халкы кулда тотып карап булмый торган әйбергә ышанамыни? Иң яхшысы — техника, алтын алып калу. Кирәкмәсә, сатып та була аннары, бәяләр артса, арттырып та сатасың әле.


    pixabay.com/ru
    Җомга буе шуны уйлап йөрдек тә, киңәшләшеп, ялларда Казанга чыгып киттек. Гап-гади авыл өендә торабыз, артык уңайлыклары юк, үзем өйдә генә булгач, барысы да минем өстә.

    Шундый хәл чыгуы минем кулга гына булган икән: барып, «Технопарк»тан робот-тузан суырткыч, савыт-саба юа торган машина, яңа электр чәйнек, мультиварка алдык. Балаларга кер юу машинасы кирәк иде, анысын да алырга булдык. Ирем бакчага печән чаба торган машина (газонокосилка) тапкан, шуны алып куйды.

    Бер килгән-килгән, «Леруа Мерлен» белән «Икеа»га кереп чыгарга булдык. Җәен ремонт ясамакчы идек, обойлар, обшивка, ламинат, плиткалар кирәк. Җиһазны яңарту да артык булмас, дидек. Искеләрен бакчадагы җәйге йортка чыгарып куярбыз, артыгын очсызга гына сатып жибәрербез. Залга диван белән креслолар алдык, йокы бүлмәсендә комодны алмаштырырга булдык.

    Техника белән генә калмадык — азык-төлекне дә, элекке кебек, капчыклап җыйдык. Ярый өлгергәнбез — «Ашан»да хәзер кулга 5-10 килограмм авырлыктагы шикәр, өч пачкадан артык булмаган тоз бирәләр, ди.

    Дөньяны белеп булмый, бүген бар, ә иртәгә әйбернең кыйммәте үзгәрә ала. Хөкүмәт гади халык яклы булсын иде, безнең хәлгә керә белсәләр дә сөенерсең…

    «Пандемия алдыннан да тонналап ярмалар, бәдрәф кәгазе сатып алдылар»
    Сәясәт белгече Руслан Айсин киләчәккә уңай фараз ясады, ул азык-төлек, товарлар үзебездә дә җитә, дигән фикердә.

     Кискен вакытта коткыга бирелмәскә дигән алтын кагыйдә бар. Әйтүе җиңел булса да, аны тормышка ашыру авыррак. Һәр гаиләдә ир-ат бар, ул күбрәк салкын акыл белән эш итә. Хатын-кызларда, гадәттә, табигатьтән эмоцияләр була. Моны аңлап кабул итәргә кирәк, коткы бернәрсәгә дә китерми. Пандемия алдыннан да шундый ук хәл күзәтелде. Тонналап ярмалар, бәдрәф кәгазьләрен сатып алдылар. Ул бәяләрнең артуына этәрде. Ашказаныбыз бер, ризыкны бер утырганда биш килограммлап ашап булмый.

    Реклама

    Без XXI гасырда яшибез, тәэмин ителеш чикләнсә дә, ул бөтенләй үк тукталмады. Монда зур проблема күрмим. Олы яшьтәге әби-бабаларыбыз сугыш вакытында, Советлар Союзында дефицитны белеп яшәгән. Шуңа күрә аларда эчке импульс килеп чыга. Яшьләр моны аңлап кабул итә.

    Кибетләрнең ябылуы санкция белән бәйле. Аларны чит ил компанияләре, кешеләре гамәлгә куйган, алар икътисади базардан чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта алар зыян күрә: кибетләр Россиядә акча эшләү ниятеннән ачылган булган. Күрәсең, сәясәт глобаль икътисади вазгыятьтән өстенрәк тора.

    Бу безнең кесәләргә йогынты ясаячак. Кайбер товарлар чит ил ритейлерлары аша китертелә иде. Көндәлек товарлар, азык-төлек үзебездә дә җитәрлек. Татарстанда аеруча. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә без алдынгы рәттә. Ярмалар, ипи бар. Һәрхәлдә, безнең запаслар 1-2 елга җитә.

    Икътисад һәр вазгыятькә яраклаша. Сугыш, санкцияләр булса да, агымсу кебек үзенең юлын, җаен таба. Икътисадның нигезендә кешеләрнең үзара багланышлары һәм мөнәсәбәте тора. Без аны үзебез дә булдыра алабыз, шуның өчен без җитез, эшлекле булырга тиеш. Үзебез җитез булсак, зур проблемаларны кичерә алачакбыз, — диде ул.

    «Әйберләр алга таба да кыйммәтләнәчәк»
    Икътисад фәннәре кандидаты Таһир Дәүләтшин зур булмаган суммадагы акчага кирәк-яракны алып куюны отышлы дип әйтте:


    — Халык исәпләп, уйлап, кирәкле әйберләрне генә сатып алсын иде. Акча гел югалып тора бит инде. Шигем юк: әйберләр алга таба да кыйммәтләнә барачак. Әле бу башы гына.

    Россия — тотрыклы ил түгел, вакыты-вакыты белән проблемалар килеп чыга. Бу хәлдә барыбыз да гаепле.

    Әле без санкцияләрнең никадәр көчле буласын белеп бетермибез. Тагын да көчлерәк санкцияләр кертелсә, сүз дә юк, хәзергедән дә авыррак булачак. Хәзер күпчелек кешедә акча юк, кесәсендә 10 яки 20 мең сум акча булса, бер дә борчылырга кирәкми, шул акчаны кирәк-яракка гына тоту әйбәт. Ә инде кулланылмый торган зуррак сумма турында сүз бара икән, банк тәкъдим иткән 20 процент ставка югалтуларны берничек тә компенсация ясамый, инфляция көчлерәк булачак. Акчасын долларга да күчерүчеләр бар.

    Ситуация билгеле түгел. Санкцияләр көчәймәсә дә, шундый вазгыять торса, минем фараз буенча, Яңа елда доллар 200 сум тирәсе булачак. Бөтенләй көчле санкцияләр кертелә икән, доллар 500 сумга да менәргә мөмкин, — диде белгеч. 

     Дәвамын укыгыз https://intertat.tatar/news/business/09-03-2022/akchany-kayda-saklarga-altyn-alyrgamy-bankta-saklargamy-5850776

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: