Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Күпхатынлылык, сөяркә, никах, аракылы мәҗлесләр — Нурулла хәзрәт белән әңгәмә ("Интертат", Гадел Әхмәтҗанов)

    .Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин «Гадел әңгәмә» тапшыруында хәрам мәҗлесләр, татарларда никахка, җенси темаларга мөнәсәбәт һәм башкалар турында сөйләде.


    Нигә бездә җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләргә ярамый?
    Нурулла хәзрәт, узган елны сезнең белән җенси тәрбия турында интервью эшләгән идек. Бу әңгәмә тәрбияви максатлардан эшләнсә дә, халык аны бик кискен кабул итте. Ни өчен бездә бу темаларга сөйләргә ярамый?

    Халкыбыз элек-электән тыйнак. Безнең халык әйтәсе килгән сүзен дә әйтми калуны хәерлерәк таба. «Дәшмим, үзе бетәр әле», — дип кул селтәп яши безнең халкыбыз. Авыл җирләрендә «Кычкырышмыйм, сүзгә кермим», — дип яшиләр. Бер караганда, дөрес фикер ул.


    Бу интервьюны нәрсәгә начар дип уйладылар соң? Ул әңгәмә рус теленә тәрҗемә ителеп, башка халыклар, башка милләтләр: «Менә мөселманнар шундый әйберләр турында сөйләшеп утыралар», — дип әйтер дип курыкты кайбер кешеләр.

    Анда без хәләл, хәрам, ягъни яраган һәм ярамаган әйберләр турында сөйләштек. Болар бөтенесе дә хәдистә, хәтта Коръәндә дә бар, бөтенесе дә сәхабәләрнең тормышыннан алынган, галимнәр болар турында фәтвалар чыгарган. Без уйлап чыгарган әйбер түгел ул. Ләкин халкыбызның әзер булмавы бардыр. Журналист та, хәзрәт тә халык әзер булмаган әйберләр турында сөйләмәсә, хәерлерәк буладыр.

    Ә кайдан белергә соң болар турында? Диния нәзарәте сайтында җенси тәрбия турында мәгълүмат урнаштырылмый, халык хәзрәтләрдән сорарга ояла. Коръәндә, хәдисләрдә бу турыда әйтелә, дидек, Голәмәләр шурасы фәтвалар чыгара. Сүз дә юк, алар эшлидер, ләкин эшләп кенә буламы соң халыкка җиткермәгәч? Эшнең нәтиҗәсе халыкка җиткерүдер бит инде аның? Дин әһелләре бу турыда сөйләмәгәч, журналист та сөйләмәсә, кеше кайдан белергә тиеш? Миңа калса, бу әңгәмәнең бер гаебе дә юк. Миңа гына түгел, хәтта сезгә дә начар сүзләр әйткәннәр икән әле анда. «Оятсыз хәзрәт» дип язып куйганнар.

    Әйе, «оятсыз хәзрәт, оятсыз әйберләр сөйли» дип язучылар булды. Мин дә аны начар әйбер дип кабул итмим. Дөресен генә әйткәндә, һәрбер кеше аның кирәк икәнен аңлый. Ләкин «Кеше нәрсә әйтер?» дигән уй бар. Безнең татар халкы шундый стереотип белән яши. Татар халкы — уйларын яшереп яшәгән халык инде ул.

    Балага узгач укылган никах дөресме?
    Хәзрәт, бүген җәмгыять шуның хәтле тиз үзгәрә. Бу үзгәрешләр элек-электән килгән традицион кыйммәтләргә дә кагылмый калмый. Соңгы арада шул ук гаиләгә мөнәсәбәт үзгәрә бара. Бүгенге көндә никахсыз яшәүче яшьләр дә байтак. Балага узгач кына өйләнешүчеләр дә бар. Кыз кеше балага узгач укылган никах дөрес буламы?

    Никах кайчан укылса да дөрес: балага узганчы да, узгач та, баланы тапканнан соң да. Никах үзе дөрес. Ләкин никахны уку рәвеше, никахка килү рәвеше дөрес түгел бу очракта. Никахның әһәмиятен аңламау, нәрсә икәнен белмәү — бик зур проблема.

    Реклама


    Рамил Гали
    Мин никахны укыган вакытта уйнап-көлеп булса да яшьләргә: «Менә мин сезгә хәзер никах укыйм. Бу никахтан соң сезнең тормышта нәрсә үзгәрә? Бернәрсә дә үзгәрми. Сез инде монда кергәндә үк җитәкләшеп кердегез, кочаклашып фотога төштегез. Бәлки, калганы да булгандыр. Шулай булгач, бу никах сезгә нәрсә бирә? Бернәрсә дә бирми. Бу никах сезнең әти-әниегезгә, дәү әти — дәү әниегезгә генә кирәк», — дип әйтеп куям.

    Бер кыз: «Минем мөселман булмаган кеше белән никах укытасым килә», — ди. Рус егете белән. «Андый никахны укып булмый», — дим. «Укыйлар бит кешеләр», — ди. «Без алай укымыйбыз. Бу бит алдау була», — дим. «Кирәкле сүзләрен әйтер ул», — ди миңа. «Кирәкле сүзләрен әйтер дә, иман китерерме соң ул? Ышанамы соң ул күңеле белән? Шушыннан соң үзен мөселман дип санармы?» — дип сорыйм. «Юк инде, ул үз динендә калачак», — ди. «Без бит хәзер алдашып утырабыз. Сез — мине, без бөтенебез дә Аллаһыны алдамакчы булабыз. Бу бит инде театр була», — дидем. Трубканы куйды бу.

    Бераздан шалтырата: «Без риза. Безгә театр кирәк. Без хәзер киләбез, ул «Лә илләһа иллә Аллаһы“ны әйтә. Ул әйткәч, сезнең никах укымый чарагыз юк», — ди. Ислам дине моны кабул итмәгәнен мин дә, алар да беләбез. Шундый театр уйнап чыктык. Чыннан да, «Лә илләһа иллә Аллаһы» дип әйткәч, минем аңа ышанмаска, укымаска хакым юк. Аның эчен ачып карый алмыйм бит, шуңа күрә сүзгә ышанам.

    Дөрес буламы соң бу никах?

    Тышкы яктан дөрес ул. Ләкин христиан динендәге шушы ир кеше өенә кайткач: «Мин — христиан, мин Ислам динендә түгел, Ислам динен кабул итмәдем», — дип әйтсә, никах үзеннән-үзе бетә, автомат рәвештә. Укылмаган да кебек. Алар шулай ук зина кылып яшәүләрен дәвам итә. Ләкин аларга кирәк түгел ул. Әти-әниләренә кеше алдында «Никахы бар», — дип әйтү мөһим.


    Рамил Гали
    Бүгенге көндә татар кешесенә никах әллә ни кирәк әйбер түгел ул. Шул ата-аналар өчен генә кирәк. Никахның әһәмиятен, аның нәрсә үзгәрткәнен, нәрсәгә кирәк икәнен аңлату өстендә эшлибез. Кызганыч, күпләр өчен мөнәсәбәт корганда никах беренче, икенче, хәтта өченче урында да тормый. Ул кайчан да булса киләчәктә эшләнәсе бер нәрсә кебек кенә.

    Никахны башта ук уйламау сәбәпле, кеше: «Гомумән, без бу кеше белән никах укыта алабызмы соң?» — дип тә уйламый. Ә никах турында башта ук уйлаган булса, бәлки, ул кеше белән танышмас та, очрашмас та, кочаклашмас та, балага да узмас иде. Ә монда инде бөтен эш эшләнгәч, балага узгач: «Укыгыз безгә никах», — дип факт алдында куялар. Аннары: «Укымасаң, болай гына яшиләр инде, баланы да болай гына табалар», — дип уйланасың.

    Дәвамын укыгыз https://intertat.tatar/news/religion/11-03-2022/k-phatynlylyk-s-yark-nikah-arakyly-m-lesl-r-nurulla-h-zr-t-bel-n-g-m-5850898

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 12 март 2022 - 14:19
      Без имени
      Ире икенче, өченче хатын алды ни дә, сөяркә тотты ни , хатын-кызга аннан ни эссе, ни суык. Ул шул ук көндәш, ул хыянәт. Шуны сүз итеп сөйләп утырган имамнарның кайсы үз кызын, апа-сеңлесен икенче, өченче, дүртенче хатынлыкка бирер иде икән. Бөтен нәрсә дә үзеңә кагылмаганда гына дөрес....