erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Төреккә кияүгә чыкма...

Кызыбыз яшь чакта кияүгә чыкмады, сайланды. Яше бара, кияве әле дә юк. Шулай итеп, 32 яшенә җитте инде менә. Безнең борчылганнарны күрепме, чынлап та ошатыпмы – белмим, ләкин бер көнне кайтып, егет белән очраша башлавын әйтте. Кем ул, нинди егет дип кызыксынып карадым, вакыты җиткәч белерсең, диде . ("Сөембикә").

Исемен генә әйтте – Ахмет. «Әхмәтме әллә, кызым?» – дип сораган идем, «Юк, Ахмет», – дип җавап бирде.

Нишләп татарча түгел икән исеме, әллә русча гына сөйләшеп, шулай русчалатып әйтәләр микән дип шикләнгән идем. Юкка булмаган икән. Алты ай очрашып йөргәннән соң кызым егете белән таныштырды.

Беренче күрүгә үк гаеп эзли башладым ул ирдән. Әйе, яшь егет дип әйтергә тел әйләнми, ир кеше иде инде ул Ахмет дигәне. Хәер, кызым да утызның теге ягында. Кайбер кеше олы чырайлы була, нишләтәсең... Тагын бер игътибар иткән әйбер – Ахмет ярым-йорты гына татарча сөйләшә, русча бөтенләй белми. Кызым аны яхшы аңлый, ярты ел буена үзара аңлашу җаен тапканнар. Шулай итеп, Ахмет нәрсә әйтсә дә, аңламыйча, кызыбызга карап тик утырдык, ул тәрҗемә итте. Шул көнне үк яшьләр үзләренең өйләнешергә теләүләрен белдерде. Ә миндә мең төрле сорау... Кияү буласы кеше барында берни сорамадык, тикшермәдек. Ул ишекне ябып чыгып китүгә кызыма мең төрле сорау яудырдым. Ничә яшь? Кая яши? Кая эшли? Нәрсә белән шөгыльләнә? Нәрсәсе бар? Әти-әнисе кайда?  Гражданлыгы кайсы илдә? 

 

Ахмет ике ел элек Истанбулдан Казанга эшкә килгән. Кызымның сөйләве буенча аның монда үз бизнесы, аны үстерергә теләп, яңа илдә яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга теләгән. Телне белми Ахмет. Эшләгән вакытта да кызым аңа ярдәм итә икән. Бизнес дигәне – фундамент салу. Элек оешмада күп катлы йортлар өчен фундамент салганнар, аннары үзенә эшли башлаган. Бригадасында тагын ике егет бар икән. Истанбулда да бригадалары бар, ди. Казанда фатир табып, шунда яшәп тора. Ахмет монда гаилә булдырып, ике ил арасында йөреп эшләргә планлаштыра икән. Биш балалы гаиләдән икән үзе, ул – олы малай. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

42 яшендәге ирне киявебез итеп күз алдына китерә алмадым. Гафу итегез, ләкин ул төрек ирләре турында ишеткән бар иде инде. Матур сайрыйлар, ә соңыннан төп башына утыртып куярга да мөмкиннәр дип. Фундамент салу кебек эш башкаручыны бездә шабашник, диләр. Чын бизнес булса, Ахмет анда җитәкчелек кенә итәр иде. Ә ул үзе дә җигелеп эшли. Җитмәсә, монда килгәч тә бизнес башламаган бит, башта оешмада эшләгән. Тагын бер шикләндергән әйбер – 42 яшьлек чит ил иренең башка гаиләсе юк микән соң? Ике ил – ике шәһәр арасында йөреп эшләргә уйлагач, бәлки, аның тегендә гаиләсе, хатыны, балалары бардыр инде. Аңа монда гаилә корып яшәргә, тагын бер кызның башын әйләндерергә нәрсә комачаулый? Аны барып тикшереп буламыни? Ә болай карап торышка Ахмет тырыш кешегә охшаган. Бик ихтирам белән сөйләшә, азгын кешедер дип уйламассың да. Татарның ниндие юк та, төрекнең ниндие юк дигәндәй, милләтенә карап шикләнүем түгел. Шулай да чит ил кешесе булгач, күңелем белән ниндидер начарлык эзлим. Төп бизнесы Төркиядә булгач, кызыбызны нигә шунда алып китәм дими? Китсен дип әйтүем түгел, шулай дип әйтмәве күңелгә шом сала. Үз әти-әнисе янына алып кайтып, таныштыру турында да сүз булмады. Нигә аларга күрсәтергә теләми булачак хатынын? 

Ана буларак, кызымның вакытында кияүгә чыгып, балалар табуын, бәхетле булуын телим. Ләкин чит ил кешесе, башка милләт вәкиле булгач, ризалаша алмыйм әлегә. Дөрес шикләнәмме мин әллә арттырам микән? Нишләргә – бу никахка ризалык бирергәме? Бик четерекле сорау, килешәсездер? Кызымның бәхетсез ялгыз тормышына сәбәпче дә буласым килми, үкенеп яшәвен күрергә дә теләмим.

Хәтимә, Казан.

http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/trekk-kiyag-chykma

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X