erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

23 февральгә ашый торган букет ясау буенча ЛАЙФХАК

Ватанны саклаучылар көне якынлашып килә. Туташ-ханымнарга бүләк кайгыртырга да вакыт, димәк. Оекбаш, хушбуй, дезодорант, кырыну өчен күбек ише әйберләр биреп «куандырганчы», бүләкне үз кулларыбыз эшләү көчле затларыбызның күңелләренә күбрәк хуш килер.

Фудфлористика – ашарга яраклы букетларның модада булуын исәпкә алып, үз эшенең остасы Гөлназ  Шаһиәхмәтовадан ир-атларга шундый бүләк әзерләү серләрен белештек.

Кирәк булачак: ике төрле ярымысланган колбаса, ике төрле сыр (берсе – каты, тишекле (әйтик, «Маасдам», икенчесе – ысланган, үргән), дүрт азәрбайҗан гранаты (вак), 1 «Бородинский» икмәге, 1–2 кисәк күркә итеннән ветчина, бамбук таякчыклары,  бизәү өчен – яшеллек (яшел суган, петрушка ботаклары яки салат яфраклары), букетны төрү өчен матур кәгазь.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башта бәйләм өчен кирәкле ингредиентларны әзерлибез. Колбасаны кыеклап кисеп, таякчыкларга тыгабыз. Тишекле каты сырны – өчпочмаклап, үргән сырны – икегә бүлеп, икмәкне – яртылаш бүлеп, ветчинаны – дүртпочмаклап бүлеп, гранатның – өстен кисеп алып, таякчыкларга урнаштырабыз. Яшеллек белән бизәп, таякчыкларны скотч ярдәмендә берләштерәбез. Килеп чыккан бәйләмне матур итеп кәгазьгә төрәбез.

Ирләр букетына шулай ук багет,  черри помидорлары, сары яки кызыл төстәге ваграк татлы борыч, матур шешәле су, кипкән җимешләр дә өстәргә мөмкин. Кәгазь төргәкне үргән кәрҗингә яки агач тартмага алыштырсак, тагын да матуррак килеп чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X