erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

95тән 55 килограммга кадәр ябыккан кыз: «Авылда ябык кешене күрсәләр, чирле дип уйлыйлар» ( «Интертат», Ралинә Сәлимова)

«Яңа елдан соң миңа приступ булды. Яшь чакта диета белән организмны җәфалаган өчен, үт куыгын (желчный пузырь) алдырырга туры килде. Операциядән соң диета тоттым. Әмма бу юлы диетаны кирәк булганга тотарга туры килде, ә үзең теләгәнгә түгел...» – дип сөйләде 26 яшьлек Гөлфия Шәймөхәммәтова.

 

Ул «Интертат»ка үзенең озак елларга сузылган ябыгу тарихын сөйләде.

«Симергәч, мәктәптә «симез бүтәкә», «юан мичкә» дигән күп тәнкыйть сүзләре ишеттем»

Балачакта мин симез бала түгел идем. Яшьтәшләремнән аерылмадым. Яшүсмер вакытта әз генә авырлыгым арта башлады. Анысы да искитәрлек түгел иде. Бераз эч чыгып торгандыр. Өстәвенә, буем да озын иде.

Сыйныфтагы кызлар без бер төрлерәк идек. Соңыннан аларга караганда үземне юанрак хис итә башладым. Ул чакта да, бүген дә балалар рәхимсез. Симергәч, мәктәптә «симез бүтәкә», «юан мичкә» дигән күп тәнкыйть сүзләре ишеттем. Сүздән кала мөнәсәбәте бит әле аның! Юан булгач, синең уйнарга, сөйләшергә хакың юк кебек. Барысы да күңелдә сеңеп калды. 

Үсә барган саен, килограммнар да тизрәк өстәлә башлады. Ник дигәндә, әбекәй гел тәмле ризыклар белән генә сыйлады. Бигрәк тә камыр ризыклары пешерде. Без аның ризыкларын һаман да бик яратып ашыйбыз. Шул тәм-томнар күбрәк ашалгандыр инде. Авылда үссәк тә, күп хәрәкәтләнми идек. Кара эш эшләп үсмәдек. Авыл мәктәбендә физкультура дәресләрендә дә көчле йөкләмә бирмәделәр.

Физкультураны яратмадым, чөнки чабумы, чаңгы шуу булсынмы – гел иң соңгы килә идем. Бәлки, аю табаны (плоскостопие) да зур йогынты ясагандыр. Әлеге диагноз эшне җиренә җиткереп эшләргә мөмкинчелек бирмәде.

«Гомеремдә күпме үземне хәтерлим – ябыгам»

8нче сыйныфтан соң Чаллыга лицей-интернатка укырга киттем. Ул вакытта да әле нык симез, «ишелеп төшкән» түгел идем. Әмма ябыгасы килде. Башкаларга охшыйсы килгәнгә түгел, ә бары тик аерылып торасы килмәгәнгә ябыктым. Ябыгу өчен иң популяр ысул – ул диета.

ПП (правильное питание), спорт белән шөгыльләнү темаларын белми идем. Безнең гаиләдә андый темаларга сөйләшүләр алып барылмады. Авыл кешесе кайдан белеп бетерсен инде аларны!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

9 сыйныфта интернатта өч кыз тордык. Берсе минем яшьтә, икенчесе бер яшькә олырак. Менә икенчесе үзенең фигурасын саклау өстендә эшли иде. Ул – болай да ябык кыз, тик аңа гел чабарга, хәрәкәтләнергә кирәк иде. Классташ кыз белән кичке унда да утырып чәй эчә идек. Ябык күренергә теләсәк тә, моның өчен берни дә эшләмәдек. Бүлмәдәш кызның, төрттереп: «Ә сез менә уйламыйсызмы ябыгырга?» – дип әйткәне булды.

Чыгарылыш сыйныфта ябыгырга уйладык. Чөнки ел ахырында бәйрәмнәр үткәрәсе бар, матур буласы, күлмәк киясе килә.

Күпмедер авырлыкны ташладык инде. Идеалга гел ерак бит. Ярты ел дәверендә ул диеталарда ачлы-туклы утырдым. Бирешкән чаклар да булды. Көчкә генә 7 кг ташладым.

Җәй көне апамның авылына кайта идек. Кич утырып кайткач, иртәнге дүрттә, утырып, ипигә май ягып чәй эчә идек.

Дәвамын укыгыз : https://intertat.tatar/news/95tan-55-kilogrammga-kadar-yabykkan-kyz-avylda-yabyk-kesene-kursalar-cirle-dip-uilyilar-5855816

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X