erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Агачларга зыян салган өчен

РФ җинаять кодексының 261нче маддәсе урман утрытмаларын юк иткән яки зыян салган өчен җаваплылыкны күз алдында тота.

Бу маддәнең беренче өлешендә ут яки башка хәтәрлеге югары булган чыганаклар белән саксыз эш иткәндә зур зыян килгәндә генә җинаять җаваплылыгы каралган.

Гаеплегә 500 мең сумга кадәр штраф, яки 3 елга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яисә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки 4 елга кадәр мәҗбүри эшләр, яисә шул ук срокка иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирү каралган.

Әлеге маддәдә урман утыртмаларына РФ хөкүмәте раслаган таксалар һәм методика буенча  10 мең сумнан арткан зыян шактый зур дип, 50 мең сумнан артса, зур зыян дип таныла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Урман утыртмаларын ут төртеп, башка курукыныч юл белән яки тискәре тәэсир итү нәтиҗәсендә зур зыян салса, 1 миллион сумнан 3 миллион сумга кадәр яки 5 елга кадәрге кереме күләмендә штраф салу яисә 500000 сум күләмендә штраф белән 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү  рәвешендә җәза бирелә.

Валерий Медведев,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X