Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Акчагыз булса, вклад ачыгыз”

    Икътисадчы, “ТЭК Мосэнерго”, “Газпромнефть” компанияләрендә икътисад бүлекләрен җитәкләгән Алиса Калуженина икътисадтагы үзгәрешләргә бәя бирде. (Шәһри Казан, Лилия Локманова)

    – Үзәк банк ставканы 20 процентка күтәрде. Эшкә йөри, хезмәт хакы ала торган, кредитлары яисә күпмедер җыйган акчасы булган гади кешегә моннан нәрсә була? Ставканың үсүе – банкта  ачыла торган кертемнәр өчен процентлар югары булачак дигән сүз. Ставка гражданнарның акчасын саклап калу өчен күтәрелә. Әгәр дә хәзер кулыгызда акча булып, аны нәрсә эшләтергә дә белмисез икән, ул чагында дәүләтнеке булган зур банк (топ-30га керә торганын карагыз)  сайларга һәм анда максималь процент белән вклад ачарга кирәк.

    Ставканың үсүе, кагыйдә буларак, кредит буенча процентларның да үсүенә китерә. Тик бу үсеш, моңа кадәр алынган кредит процентларына кагылмаячак. Ипотека алган булсагыз, аның да процентлары үсмәячәк.

    Ставка артты икән, кредит процентлары да үсә дидем инде. Теләсә нинди кредит безнең өчен кыйммәткәрәк төшәчәк. Гади халык хәзер экономияләү режимына күчәргә тиеш. Кулланучы кредитларын хәзер алмаска. Яңа телефонга да, яңа машинага да, яңа микродулкынлы мичкә дә... Шулай эшләсәгез, бар да яхшы булачак. Безнең барыбызга да берникадәр вакыт экономияләп яшәргә туры киләчәк. Әмма бу нормаль күренеш. Без дөнья үзгәрә торган чорда яшибез.
    Бизнес өчен дә кредит кыйммәтләнә. Әгәр дә югары ставка озак вакыт тора икән, үсеш проектлары тукталачак. Димәк, икътисад та акрын үсәчәк. Шуңа да мондый зур ставка озак тормастыр. Бу вакытлыча гына күренеш һәм әйткәнемчә, гади халыкның акчасын саклап калу максатыннан эшләнелгән. Ставканы төшерәчәкләр, чөнки ул бизнеска үсәргә мөмкинлек бирмәячәк. Бизнесның үсеше юк икән, кешеләргә хезмәт хакы түләнелмәячәк, эш урыннары булмаячак һәм халык хәерчеләнәчәк.

    Азык-төлеккә бәя артырмы?
    – Чит илдән кертелә торган товарлар якын киләчәктә бетәчәктер. Бигрәк тә көнбатыштан керә торган товарлар. Хәзер бездә Көнбатыш белән элемтәләр бетерелә. Әйберләрне китерү инде туктатылды. Шуңа да теләсә нинди импорт товарлар якын арада кыйммәтләнәчәк. Әгәр дә чит илдә җитештерелә торган дарулар кулланасыз икән, аларны күпләп сатып алып калу хәерле. Якын киләчәктә алар бездә булмаячак. Аларның бәяләре һичшиксез артачак.
    Автомобиль һәм көнкүреш җиһазларына килсәк, автомобильләргә бәя артачак. Россиядә җитештерелми торган җиһазларның да бәясе үсәчәк. Без хәзер шундый чорда яшибез, автомобиль һәм техника турында уйлап та булмый. Хәзер тыныч кына, максатчан рәвештә эшләү хакында уйларга кирәк. Без тарихи чорда яшибез. Моны танырга һәм алга таба яшәргә кирәк.

    Продуктлар белән хәлләр башкача. Безнең илдә азык-төлек куркынычсызлыгы буенча доктрина бар. Инде ун ел чамасы без үзебезне-үзебез тәэмин итә алабыз. Бәрәңге, ярмалар, сөт ризыклары, үсемлек майлары, ит... Шуңа да бу товарларга бәяләр минималь күләмдә генә артачак. Хакимият исә бәяләр үсешен контрольдә тотачак. Җитештерүчеләргә нинди дә булса субсидия түләнеләчәк, әмма бәя үсүенә юл куймаячаклар. Берәү дә ризыксыз калмаячак. Кибетләргә чапмагыз. Әгәр дә бар халык кибетләргә ябырылса, сатучылар, пандемия вакытындагы кебек,  бәяне кабат арттырырга мөмкин.
    Төзелеш материаллары, сәнәгать әйберләренә килсәк, пандемия вакытында аларга бәя үсте. Чөнки пандемия вакытында күпләр өйләр сала башлады. Хәзер андый “бум” булыр дип әйтеп булмый. Шуңа да төзелеш материаллары ул кадәр үсәр димәс идем.

    Реклама

    Бәяләр үз хәленә кайтырмы дигәндә, бу сорауга җавап бирүе бик кыен. Бар нәрсә дә Россия белән башка илләрнең үзара мөнәсәбе нинди борылыш алуына, ил икътисадына нинди зыян килүгә бәйле. Әлегә фаразлар әйтергә иртәрәк. Беренчедән, махсус операция тәмамлануын көтәргә кирәк. Аннан безгә санкцияләр кертелгәнен көтәргә. Моннан тыш, Хөкүмәт җитәкчесе Михаил Мишустин алга таба эшләр өчен план бар дип белдерде. Ул план халыкка чыгарылмады. Кабатлап әйтәм, мондый тәэсир итә торган хәрби гамәлләр дөньяда Икенче Бөтендөнья сугышыннан алып булмады. Безгә көтәргә генә кала. Мишустин командасындагы кебек икътисадчылар илдә башка юк. Анда иң яхшылар эшли. Алар бу вазгыятьнең очына чыгар дип өметләнәсе кала.

    Долларга килгәндә, махсус операция барганда безгә карата санкцияләр куллану дәвам итәчәк һәм доллар үсәчәк. Әмма мөнәсәбәтләр яхшыра башлаганнан соң рубль ныгыячак. Әгәр дә доллар һәм еврода сакланган акчагыз бар икән, хәзер  аларны сатып, рубльгә әйләндерү отышлы булачак. Ул акчаны банкка илтеп, вклад ачыгыз. Банклардан куркасыз икән, өегездә сейфта саклагыз, – дип киңәш бирде Алиса.
    ________________________________________

    “Сатулар 31 декабрьдән югары булды”
    Көнкүреш техникасы сату өлкәсендә белгеч Динар Хабрахманов сүзләренчә, 24 февраль көнне булган сатулар, 31 декабрьнекен дә арттырып җибәргән.
    “24 февральдән алып кибетләр техника сатканда бирелә торган акцияләрне туктатты. Кешбек кайтару да туктатылды. Кайбер техника кибетләренең сайтлары эшләми башлады, шуңа халык кибетләргә агылды. Кыйммәтле “Айфон”нарга бәяләр 10 мең сумга күтәрелде. Нормаль саналган брендлы көнкүреш җиһазларын сатып алып бетерделәр”, – диде Динар.

    “Төзелеш сезоны башлана”
    Төзелеш оешмасында материаллар белән тәэмин итүче Владимир Губин сүзләренчә, төзелеш материалларына бәяләр гадәттәгечә  марттан арта башлый.
    – Бу санкцияләргә түгел, ә төзелеш сезоны башлану белән бәйле. Март, апрель аенда ел бәяләр саен күтәрелә. Металл, пиломатериал, төзелешнең нигезен тәшкил итә торган материаллар инде 8-15 процентка артты. Металлга бәяләр артты икән, метизларга, кабельләргә дә автоматик рәвештә үсәчәк. Мисалга, такталарны алыйк. Ике ел элек бер куб метр такта 8,5 мең сум тора иде. Узган ел бәясен 24 меңгә күтәрделәр. Декабрьдә 16 мең торды. Хәзерге вакытта 20 мең тора. Тагын 6 меңгә күтәрерләр, мөгаен.

    Импортка килсәк, безгә күбрәк буяулар, җылыта торган җиһазлар, торбалар, мичләр чит илдән кертелә иде. Россия базары моның белән тулган, дефицит булыр дип уйламыйм. Безнең үзебездә җитештерелә торган җиһазлар да җитәрлек. Мисалга, базальт заводлары эшли. Алар минераль мамык, җылыта торган әйберләр, плитка ясый торган заводлар бар. Харковьтан бик яхшы  плиткалар кайтартыла иде, хәзер инде алар туктатылачак. Италиядән яхшы плиткалар кертелде, алар да бетәчәк. Әмма бу продукцияне безнең үзебездә дә җитештерәләр, – диде Владимир.

    Фото: http://tatar-inform.ru

    Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/akchagyz-bulsa-vklad-achygyz

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: