Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Акчаны саклап калу өчен нәрсә алу отышлы?

    Бу көннәрдә халык арасында янә, акча алмашына икән, әйләнешкә яңа акчалар керә, дефолт көтелә, дигән имеш-мимешләр таралды. Бү сүз, мөгаен, Халыкара валюта фонды башлыгы Кристалина Георгиеваның моңарчы күрелмәгән санкцияләр аркасында Россия дефолты ихтималын бар дигән сүзләреннән соң барлыкка килгәндер. Бу сүзләрдә никадәр хаклык бар, гомумән, дефолт ул нәрсә, халыкка борчылырлык сәбәпләр бармы? ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).

     

     

    Әлеге сорауларны без Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдиновка бирдек.
    – Дефолтны гади генә итеп аңлатканда, ул – кредит оешмасына бурычыңны түли алмау, ягъни кредит түләү буенча бурычларыңны үтәмәү. Әгәр дә хөкүмәт яки берәр компания, яисә предприятие бурычка акча алып, аны үз вакытында кайтара алмаса, дефолт була. Санкцияләр нәтиҗәсендә безнең Үзәк банк Европа банкларындагы үзенең якынча 300-400 миллиард доллар күләмендәге акчасын ала алмый. Ул акчалар белән әлегә бернәрсә дә эшләп булмый. Моны эчке дефолт итеп карарга кирәкми һәм гади халыкка аның бернинди йогынтысы юк. Билгеле булганча, хөкүмәт кыска вакытлы облигацияләр – кыйммәтле кәгазьләр чыгара. Әгәр дә үзебезнең кешеләр шуны сатып алып, аны хөкүмәт кире алудан баш тартса, ул безнең халык өчен дефолт булыр иде. Бүгенге көндә моңа бернинди дә җирлек юк һәм ул күзәтелми дә. Деноминация, ягъни банкнотлардагы нульләрне бетерү өчен дә сәбәпләрне күрмим, бездә аның кадәрле инфляция әлегә юк, – ди икътисадчы.

    Бүгенге көндә доллар һәм евро курсы да бик нык күтәрелде. Аларны сатып алудан бернинди дә мәгънә юк. Ә бездә халык тик кенә кул кушырып утыра торганнардан түгел – алар долларга альтернатива эзли башладылар. Акчаны саклап калу өчен кайсы отышлы – алтынмы, күчемсез милекме, яки Кытай акчасы юаньмы? Моны, әлбәттә, һәр кеше үзе хәл итә. Юаньга килсәк, Кытай икътисадының чынлап та үсеш кичерүен исәптән чыгармаска кирәк. Шәхсән әңгәмәдәшем бернинди валюта сатып алырга да ашыкмый. Акчаларын өйләрендә саклаучыларга исә банкта кертем ачарга киңәш итә, чөнки күп кенә банклар акча кертүчеләргә 20-22 процентлы ставкалар тәкъдим итә башлады. Иң элек акчагызны өч айга кертегез. Аннары ярты елга да куя аласыз.

    Доллар белән евроларын сумнарга алыштырырга теләүчеләр өчен хәзер аларның иң нык үскән вакыты. Әмма алда нәрсә буласын белеп тә, әйтеп тә булмый. Киләчәктә доллардан баш тарту турында сүз барса да, аңа төгәл генә аңлатма әлегә юк, ди Илгизәр Гайнетдинов. Алтын да үсеп бара. Бу очракта да алыгыз, алмагыз дип бернинди киңәш тә биреп булмый.

    2014 елдагы кебек, бу көннәрдә көнкүреш техникасын алып куючылар да булмады түгел. Ул елны күпләп телевизор алып куючылар соңрак мең бәла белән аларны сатарга тырышты. Бу ялгышларны да кабатларга кирәкми.

    Реклама

    Күчемсез милек алып куйсаң, чынлап та отышлы ул. Әмма ипотека ставкасы күтәрелгәч, бурычка фатир алу үзен акламый. Аларга ихтыяҗ кимесә, бәяләре төшәр дигән өмет тә бар анысы.
    – 2020 елда ипотека ставкалары түбән булу фатирларга ихтыяҗны арттырды, шуның белән бәяләре дә күтәрелде.

    Кызганыч, бездә бәя сәясәте юк. Ул күбрәк базар мөнәсәбәтләренә корылган. Сорау артса, бәя күтәрелә, кимесә, бәя дә төшә. Бу өлкәдә хөкүмәтнең идарә итү системасы дөрес эшләми. Минем уемча, ихтыяҗ булмагач, фатирларның хаклары төшәргә дә мөмкин. Шуңа да ашыкмаска, көтәргә киңәш итәм. Әлбәттә, дәүләт ташламалы ипотека программаларын туктатмады, алга таба да ярдәм итү чараларын караячак, – ди икътисадчы.

    Соңгы көннәрдә гараж яки машина урыны сатып алучыларның да саны  арткан. Бу да акча саклап калуның бер ысулы, алар күчемсез милек санала һәм керем китерә, ди Илгизәр Гайнетдинов.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/akchany-saklap-kalu-chen-nrs-alu-otyshly

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: