Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Аллергияне салкын тиюдән ничек аерырга?

    Бертуктаусыз төчкерү, йөткерү һәм томау төшү күзәтелгәндә, гадәттә, салкын тию дип уйлап, шул чирдән дәвалана башлыйбыз. Хәзер “халык диагнозы” сафына коронавирус та өстәлде.

    Аллергияне салкын тию, коронавирустан ничек аерырга: анализлар мәкерле симптомнарны бәяләргә ярдәм итәчәк.

    Бактың исә, аллергия һәм кискен респиратор чирнең симптомнарын бутау бик җиңел икән. Чөнки алар бер үк зонада – тамак һәм борында чагылыш таба.
    Аллергияне салкын тиюдән ничек аерырга соң? Шуңа бәйле сорауларыбызны Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсенең аллергология һәм иммунология үзәге иммунологы, табиб-аллерголог Дамирә Әхмәтҗановага бирдек.

    Сезон гаеплеме?
    – Күбебез аллергиянең иң киң таралган төре дип, ринит (борынның лайлалы тышчасы ялкынсынуы) һәм конъюнктивитны (күз һәм кашларның эчке өслегенең лайлалы тышчасы ялкынсынуы) саный. Аларны, гадәттә, “сезонлы” проблемалар дип атыйбыз һәм еш кына яз-җәйгә, агачларның һәм үләннәрнең чәчәк атуына сылтыйбыз, – ди белгеч. – Чынлыкта, аллергия риниты елның теләсә кайсы вакытында барлыкка килә. Борын эчендә кытыклану, кычыту барлыкка килә. Борын тиресе кызарып чыга, бертуктаусыз күз яшьләре ага. Тагын шуңа тукталыйк, йорт тузаны, хайван йоны, азык-төлек продуктлары да аллергеннар китереп чыгарырга мөмкин. Алар борынның лайлалы тышчасына, күз конъюнктивына эләгә, шунлыктан, аллергия барлыкка килә. Әмма аллергия ринитының кискенләшүе көз көне дә, кыш көне дә була ала. Төчкерү, борынга томау төшү, йөткерү, күзнең кызаруы, кычытуы, күз яшьләренең агуы – аллергия билгеләре. Салкын тигән очракта да бу симптомнар бар. Әмма 7-10 көннән соң алар юкка чыга. Ә аллергия исә бер айга да сузылырга мөмкин. ОРВИ һәм коронавирус белән авырган вакытта тән температурасы югары күтәрелә, бөтен тән сызлый, сулыш алуы авырлаша. Аллергия булган вакытта бу күзәтелми.

    – Кемдер бер килограмм җиләкне эх тә итмичә ашап куя да, берни булмый, ә кемгәдер берне кабып кую да “җитә”...
    – Аллергиянең мәкерлелеге шунда ки, аллерген белән беренче тапкыр “күрешкәч”, кешедә бу берничек тә чагылмый. Иммунитет үзенчә сынау үткәрә. Әгәр дә ул бал, мәче йоны, яки антибиотикны мәкерле дошман дип саный икән, икенче тапкыр очрашкач аларга карата иммунитет IgE иммуноглобулин махсус антитәнчекләрен бүлеп чыгарачак. Аллергенда булган аксым антитәнчекләр белән бәйләнешкә керә, ә бу күзәнәкләр гистамин барлыкка китерә.

    Реклама

     

    “Иң куркынычы – бөҗәк тешләве”
    – Ни өчен аллергияне ачыкларга кирәк?
    – Аллергия бик куркыныч булырга мөмкин. Бронхлардагы гистаминның тәэсире бронхиаль астма өянәге китереп чыгара, ә тамакта – анафилаксия дип аталган Квинка ялкынсынуы барлыкка килә. Әгәр тиз арада тиешле ярдәм чаралары күрелмәсә, кеше үләргә, санаулы минутларда буылырга мөмкин. Шуңа күрә аллергикларга аллергиянең нинди формада булуын белү бик мөһим.
    Бөҗәкләрнең (бигрәк тә черки, бал корты) тешләве дә куркыныч тудыра, чөнки алар аллергия реакциясе генә түгел, агулану да китереп чыгарырга мөмкин. Агуланган очракта артериаль кан басымы төшә, крапивница барлыкка килә, сулыш алу һәм йөрәк эшенең бозылуына китерә. Мондый симптомнар еш кына беренче 15 минутта барлыкка килә һәм ашыгыч ярдәм чакыруны таләп итә.
    Аллергияне ачыклауның диагностик методикаларының ике төре бар – тире һәм кан тесты. Тире тесты бары тик табиб тарафыннан һәм махсус шартларда гына үткәрелә: чәчәк ату чоры, якын тирәдә йорт хайваннары булмаган очракта. Болар барысы да тестның төгәллегенә йогынты ясарга мөмкин.
    Аллергияне ачыклауның төп өч ысулы бар: тире өстенә – аллергенны тирегә тамызалар да 48 сәгатькә пластырь астында калдыралар; тырнау ысулы – аллерген организмга 20 минут эчендә үтеп керә һәм шул ысул ярдәмендә бер үк вакытта 40 аллергенга тәэсир булуын табарга мөмкин; тире астына – аллергенны нечкә энә белән тирегә кертү ысулы.
    Кан буенча тестны бөтенләй башка шартларда– аллергия аркасында авыруның хәле кискенләшкән очракта үткәрергә кирәк. Әлеге тикшерү аша, әйтик, тавык йомыркасы яисә сөткә булган реакцияне ачыкларга була.

    – Билгеле бер азыкка аллергия булуын ничек ачыкларга?
    – Иммун системасы микробларны, паразитларны очратканда, алар белән көрәшә алмый, көче җитми. Гадәттә, сабыйларда сыер сөтенә аллергия көчле була. Күпләр, ул өч яшьләргә бетәр, дип өметләнә. Әмма балаларның 30-40 процентында сыер сөтенә аллергия сигез яшькә кадәр сакланырга мөмкин. Аллергиядән дәвалауның үтемле юлларының берсе – аллергиягә каршы вакцина ясату. Аллерген дозаны кешегә акрынлап арттырып кертәләр һәм берникадәр вакыттан соң иммун системасы аллергенга күнегә, шуның белән авыру да юкка чыга. Бүген бу – иң кулай дәвалау ысулы. Аны, гадәттә, балаларга биш яшьтән соң ясатырга мөмкин, бу вакциналар 70 процент очракта нәтиҗәле булып саналса да, кызганыч, бездә аны авыручыларның ун проценты гына куллана. Әлеге дәвалану дәвамлы булырга тиеш, ул өч-дүрт еллар дәвам итәргә мөмкин.
    __________________________________________________

    Мөһим!
    Ничек кенә булмасын, анализ яки тестны сезгә бары тик табиб кына билгеләргә мөмкин. Тикшеренү, анализларга бары тик белгеч кенә нәтиҗә ясый алачак. Беркайчан үз белдегегез белән дәваланырга тырышмагыз.

     http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/allergiyane-salkyn-tiyudn-nichek-aeryrga

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: