Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Алма повидлосы рецепты тәкъдим итәбез

    Бик тә шәп, куе, матур төстә, нәкъ без үскәндә кибеттә сатыла торган, безнең әби, әниләр ясаган, бернинди желатинсыз, бернинди буяуларсыз повидло

     

    Беренче көнне ясаган повидлога суны күбрәк салдым, икенче көнне ясаган повидлога суны әз салдым, чөнки алма сусыл иде, алма сортына да карый.
    Алмаларны юып, бүлемләргә бүлеп савытка тутырабыз. Өстенә төбенә алма ябышып көймәслек өчен генә стакан ярым су салабыз. Томалап пешерәбез, ара-тирә болгатабыз. Әгәр дә алма пешеп бетмичә ябышырга уйлый икән, әз генә тагын су салыгыз.

    Үзегез чамалагыз. Алмалар изелеп пешкәч, тукмак белән төябез, блендер белән әйләндереп алабыз да, иләк аркылы сөзәбез. Бер авырлыгы юк, иләктән үткәргәндә тукмак белән төрткәләп төшерү җиңел. Шушы сөзелгән массаны үлчәп, 1 кг га 1 кг шикәр салып, бер 40 минут чамасы кайнатабыз. Беренче көнне минем 40 минут кайнады, икенче көнне ясаган повидло бер сәгать кайнады.

     

    Реклама

    Әгәр дә сезгә куе повидло кирәк түгел икән, ипигә ягып ашардай пюре гына кирәк булса, шикәрен киметеп, кайнату өлешен дә киметеп эшләгез. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

    Мәрьям Миңнегулова
    Фото: http://pixabay.com

     

    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

     

    ТЕГИ: алма повидлосы повидло

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/alma-povidosy-retsepty

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: