erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Автобусны – метрога, чәйне суга алыштырыгыз!

Эссе һава торышы сүрелергә җыенмый. Кояш кыздырыпмы кыздыра. Мондый челләдә ничек тукланырга кирәк? Бу турыда «Шәһри Казан» хәбәрчесе Дилбәр Гарифуллина яза

Ни өчен салкын су эчәргә ярамый? Сорауларга даими әңгәмәдәшебез – нутрициолог Гөлнара Таҗиева җавап бирә.

– Гөлнара ханым, эсседә нинди ризыкларга өстенлек бирергә кирәк?
– Яшелчәләр, балык һәм итнең майлы булмаган сортларына. Яшел үләннәр һәм яңа әзерләнгән соклар да бик яхшы булыр. Баллы ризыкларны җиләкләр белән алыштырырга мөмкин. Һәм, әлбәттә, су эчү турында онытмагыз, эссе көннәрдә организмыбыз аңа аеруча мохтаҗ. Суны көн дәвамында йотымлап эчәргә тәкъдим итәм, шулай иткәндә күзәнәкләр организмда югалган сыеклыкны тизрәк тулыландырачак. Һәм шунысын да әйтергә кирәк – җылы эчемлекләр эчү мөһим, чөнки салкын су ашказаны тышчасының эшчәнлеген боза. Бу бигрәк тә гастрит һәм язвадан интегүче кешеләргә кагыла. Моннан тыш ашказаны-эчәклек трактының кысылуына китерә, чөнки ашказанындагы бозлы су, тән температурасына кадәр җылынганчы, беркая китмәячәк. Шуның белән бәйле рәвештә энергия дә күбрәк тотылачак. Эссе көннәрдә организм инфекцияләргә дә тиз бирешә, шуңа да азык-төлекне саклау шартларын тикшерегез, кулларыгызны юып торыгыз.

– Ә нинди продуктлардан баш тартып торырга?
– Эсседә майлы продуктлар, кызыл ит, камыр һәм баллы ризыкларны куллануны чикләргә кирәк, чөнки организм яшәү энергиясен 26 градустан югары температурада югалта, ә авыр азыкны эшкәртү өчен тагын да күбрәк көч кирәк булачак. 

– Эсселекне ничек җиңел кичерергә икәнен дә әйтсәгез иде?
– Мондый көннәрдә салкынча биналарда булырга тырышыгыз. Һава дымландыручы җайланмалар кулланырга, душ керергә мөмкин. Үзегез белән һәрвакыт су алып йөрегез, битләрне көн дәвамында юып яки дымландырып торыгыз. Автобус урынына метродан файдаланырга, бераз суыну өчен кибетләргә кереп торырга киңәш итәм. Җиңел һәм иркен кием сайлагыз. Кофе һәм кара чәйгә караганда, суга өстенлек бирегез. 
Эсселекне кан басымы түбән булган, артык гәүдә авырлыгыннан җәфаланучы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм үпкә авыруларыннан интегүче, калкансыман биз функциясе бозылган кешеләр авыр кичерә. Аларга эссе һавада үзләренә карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ни өчен берәүләр эсселекне җиңел кичерә, ә икенчеләре үзләрен начар хис итә? 
– Эш шунда, һавадагы кислород концентрациясе югары температурада кими, сулыш алу кыенлаша, йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнеш арта, кан тамырлары киңәя, йөрәк тизрәк эшли башлый һәм шуның белән бергә организм дымны югалта. Шул сәбәпле йөрәк-кан тамырлары системасы һәм үпкә авыруларыннан, симерүдән һәм эндокрин авырулардан интегүче кешеләр эссе һава торышын авыр кичерә.
Әгәр кеше эссе һава торышын начар кичерә икән, беренче чиратта калкансыман бизне (ТТГ, св Т4, св Т3 гормоннары, ТПО һәм ТГ га антитәнчекләр) тикшерергә кирәк.
Сәбәпләре күп булырга мөмкин: организмга тимер җитмәү, митохондриаль дисфункция, кан реологиясе бозылу, кан тамырларының түбән тонусы, кызулыкта тонус тагын да ныграк кими.
Сәламәтлегегезгә зинһар игътибарлы булыгыз. Үзегезне саклагыз!

Чыганак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев