erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Бакчачы Илсөяр Мөхәммәтдиновадан киңәшләр (Интертат, Гөлназ Хәбибуллина)

Актаныш районы Зөбәер авылында яшәүче Илсөяр Мөхәммәтдинова гаиләсе яшелчәләр үстереп акча эшли. Бу язмада кыяр һәм помидор үстерүче бакчачылар өчен киңәшләр

  • Үсентеләрнең төпләрен йомшарту белән мавыкмагыз. Тамырларына зыян китерүегез бар. Төпләре ничек кенә кипшерсә дә, йомшарту файдага түгел. Без беренче елларда кыярны капчыкка түгел, туфракка утырта торган идек. Ә ул үсми дә үсми. Агроном чакырттык. «Кыяр ул сезгә бәрәңге түгел бит, төбен йомшартмагыз», – диде.
  • Теплицага күчергәндә «помидорның төп тамырын кисеп утыртабыз» дип сөйләүчеләр бар. Без помидорның бер тамырына да тимибез, ничек үскән, шулай утыртабыз.
  • Теплицаларда бер чүп тә булмаска тиеш. Чүп – бет тарата, чир тарата, кыяр-помидорга дигән дымны алып тора. Чүпле теплицаларны кырмыскалар да бик ярата.
  • Кырмыскага гел агу куеп торырга кирәк. Кырмыска кыярга тлә ташый. Тлә кыярның яфрагындагы су белән туклана, кырмыска аны менеп ашый. Бу бөҗәкләр икесе дә кыярны бик зарарлый.
  • Чүпне кыярның яфрагын өзгән вакытта утамагыз. Үземә ярдәмгә килгән кызларга да гел: «Берүк кыярның яфрагын өзгәндә җирдәге чүпне өзмәгез. Чөнки чүптәге чир перчаткагызга иярә дә кыярның ярасына керә, шуннан чир аза», – дип әйтеп торам.
  • Кыяр утыртканчы, теплицага яшел кыяк өчен суган утыртып алучылар бар. Суган белән бергә теплицада акканат дигән корт чыга. Ул бөтен теплицаны баса, һәм аны берничек тә чыгарып бетереп булмый. Бер танышларыбыз иртә язда теплицада суган үстергәннәр иде. Аннан соң утыртылган кыярларын йолкып, чыгарып кына ташларга туры килде.
  • Без беркайчан да сертификаты булмаган Кытай препаратлары кулланмыйбыз. Туймазыга барганда күренә – кап-кара янган җирләр бар. Кытай ашламалары белән ашлаганда, яшелчә уңышы искитмәле күп була. Ләкин ул урыннарда 5-6 ел берни дә үсми.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев