erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакча җиләге яшәртә, бөерләрнең эшчәнлеген яхшырта, сызлауларны баса

Бакча җиләге (виктория) татлы җимешләре белән сөендергән чор.

С витаминына иң бай җимешләрнең берсе саналган әлеге бакча нигъмәте бөер һәм сидек юллары авыруларыннан да файдалы. Бакча җиләгенең тамырыннан ясалган төнәтмә бөерләрнең эшчәнлеген яхшыртып җибәрә.

Виктория бавырга да файдалы. Шуңа күрә бавыр авыруларыннан интегүчеләргә бакча җиләге диетасы тотарга киңәш ителә. Моның өчен бер атна буе көн саен 1,5 килограмм җиләк ашарга кирәк.

Бакча җиләге салицил кислотасына бай. Шунлыктан ул ревматизм авыруыннан интегүчеләрнең буыннарындагы сызлануларын да басарга сәләтле. Составында тимер булган бакча җиләге азканлылык вакытында да булыша.

Тәннең экзема, диатез, вак бетчә чыккан, яралар булган урыннарына бакча җиләген төеп куйсагыз – нәтиҗәсе озак көттермәс.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бакча җиләгенең җимеше генә түгел яфраклары да матдәләр алмашын һәм кан басымын нормага сала, йокысызлыктан булыша, атеросклероз һәм гипертония кебек авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

Югарыда саналганнардан тыш ул, кан тамыры авыруларын, хәлсезлекне, грипп, ангина, стоматитны җиңәргә булыша, озак вакыт авырганнан соң, организмны тернәкләндерергә ярдәм итә. Бакча җиләгенең баш миенә булган уңай тәэсире һәм күз күрү сәләтен яхшыртуы да билгеле.

Әмма җиләкнең зыяны да булырга мөмкин. Бакча җиләге көчле аллерген санала. Шуңа күрә табиблар бер яше тулмаган балаларга һәм аллергиядән интегүчеләргә җиләк ашаудан тыелырга тәкъдим итә. Аллергиядән интегүчеләргә бакча җиләген бик аз күләмдә генә яки әчкелтем сөт продуктлары белән бергә ашарга киңәш ителә. Бакча җиләген ашказаны авырулы кешеләргә, гастрит, язвадан интегүчеләргә дә ашамаска киңәш ителә. Ник дигәндә, аның составындагы кислоталар авыруның көчәюенә китерә.

Бакча җиләгеннән яшәртүче маска

Бер үк күләмдә бакча җиләге, банан һәм йомырка сарысы алып, барысын бергә бутагыз. Шушы катнашманы биткә сөртеп, ярты сәгать тотканнан соң җылымса су белән юып төшерегез. Йөзегезгә яңа сулыш өреп, җыерчыкларның шактый кимүен сизәрсез.

https://vatantat.ru/2021/06/56240/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X