Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бакчачы Светлана Федотова: «Петунияне карга чәчәм, үсентеләрне салкында чыныктырам»

    Бу көннәрдә уңган бакчачылар орлык сайлау белән мәшгульләр. Тиздән аларның яңа бакча сезоны башланачак. Киләсе елның уңышы чәчкән орлыкның сыйфатыннан, үсентене тәрбияләп үстерү шартларыннан тора. «ПОВОЛЖЬЕ+» җәмгыяте генераль директоры Светлана Федотова газета укучыларыбызга әлеге уңайдан үзенең киңәшләрен бирә.

    – Урамда нинди генә чатнама суыклар торса да, кайбер чәчәк орлыкларын гыйнвар аенда ук чәчәргә кирәк, чөнки алар бик озак үсәләр. Пеларгония, бегония, вербена, примула, төрек канәфере (турецкая гвоздика), петунияләрне хәзердән үк чәчә аласыз. Болгар борычын һәм баклажанны – февральдә, помидорларны март башында чәчәбез. Кәбестәне, кыярны, кайбер чәчәк орлыкларын да мартта чәчәргә кирәк була.

    – Утырту материалын сайлаганда, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
    – Орлык тутырылган пакетның тышлыгына нәрсә язылганлыгына игътибар итегез. Аның тигез итеп ябыштырылуы һәм келәймәсе сугылган булу шарт. Анда ГОСТ, партия номеры, яраклылык вакыты, җитештерүче фирманың адресы, пакетта орлыкның саны яки аларның авырлыгы күрсәтелгән булыр­га тиеш. Кайбер җитештерүчеләр орлыкларны икешәр кат кәгазь пакет эченә сала. Бу орлыкны дымлылыктан сакларга булыша. Орлыкны махсуслашкан кибетләрдән генә алыгыз. Базарда сатыла торган орлыкларның тишелеп чыгасына гарантия юк, чөнки аларны сатучылар дөрес сакламаска, ягъни йә урамда салкында, яки өйдә җылыда тотарга мөмкиннәр. Температура кискен үзгәрү аркасында орлыкның сыйфаты начарлана, вакытында «уянмаулары» да бар.

    – Күпләр орлыкның F1 билгесе куелганын кулайрак күрә. Калган орлыклардан аның нинди өстенлекләре бар?
    – Әлеге билгене яхшы уңыш бирә торган ике сортны кушып ясалган беренче буын гибридларга куялар. Кыяр, помидор яки баллы борыч орлыгын алганда, гибридларны сайлау отышлырак та. Алар авыруларга һәм начар һава торышына бирешми ­диярлек, уңышны да яхшырак бирә. Гибрид сортын сайлаганда, алардан орлык алып булмаганын да истә тотыгыз. Ул орлыкны утырткан очракта, шундый ук сорт алуыгыз икеле.

    – Орлыкларны чәчәргә ничек әзерләргә?
    – Аңа кадәр туфракны әзерлисе бар. Аны, гадәттә, көздән әзерләп куялар. Ком, бакча туфрагы, черемә һәм кибеттә сатыла торган туфракны бергә кушарга кирәк. Кибет туфрагы төрле була, алар кислоталылыгы, суны үткәрүчәнлеге, төрле туклыклы матдәләре белән аерылалар. Нинди үсенте өчен ярак­лы булуын маркировкасына карап чамалыйсыз. Орлыкны, чәчәр алдыннан, 20 минут марганцовка эремәсендә тотам. Аннары агып торган суда яхшылап юам. Орлыкны чәчкәч, тартманың өстен пленка белән кап­лыйм. Алай иткәндә, туфракның өске катламы дымлы тора һәм температура да югарырак була. Беренче шытымнар күренә башлауга ук, пленканы алабыз. Февраль аенда үсенте өчен өстәмә яктылык кирәк була. Үсентенең ике яфрагы чыгып, алар бер-берсенә башлары белән ябышып торган, кабыгын салырга өлгермәгән вакытта ук фитолампа куегыз. Баштагы өч көндә тәүлек буе яктыртырга кирәк. Аннары көндезен 12-14 сәгать дәвамында яктырта торган булабыз. Үсенте тартмаларын салкын тәрәзә төбендә тотмагыз яки аның астына берәр нәрсә куегыз. Урынын алыштырып торсагыз да яхшы. Фәкать җылы су гына сибегез, ул тартманың аслыгына кадәр үтеп чыгарга тиеш, артыгын түгәсе була. Шунысын да әйтергә кирәк: бакчачылар орлыкны күп итеп чәчеп ялгыша. Тишелеп чыгамы-юкмы дигән булып, без аны запас белән чәчәргә яратабыз. Бөтенесе дә шытып чыккач, сирәкләргә дә кул бармый. Бу исә үсентеләр өчен бер сынау. Тәрәзә төбендә тыгызланып утырып, алар кислород, туклык­лы матдәләр өчен көрәшә.

    – Күчереп утыртыр алдыннан үсентеләрне чыныктырасы да була бит...
    – Үсенте суыкка чыдам булсын өчен, аны ара-тирә балконга яки верандага чыгарып алырга кирәк. Бу процедураны башта бүлмәне җилләтеп алудан башлыйбыз. Әмма үсентеләрне үтәли җилгә куярга кирәкми. Салкынча бүлмәгә ияләшкәч, балконга чыгарып торабыз, анысын да берничә минуттан башлыйбыз. Үсентеләрнең өстен әле каплап, әле ачып тору да дөрес. Шулай итеп алар күләгәгә дә ияләшә. Хәзер бакчачылар агротекстиль материалларны яратып куллана. Үсентеләрне чыгарып утырткач, кырау куркынычы булса, шул материалны ябып торасыз. Кишер орлыгын чәчсәгез дә түтәлне шуның белән каплап була, ул дымлылыкны сакларга ярдәм итә.

    Реклама

    РЕКЛАМА

    Реклама

    – Петунияне чәчеп үстерү шактый мәшәкатьле эш, сез аны ничек үстерәсез?
    – Мин аны карга чәчәм. Банкага туфрак тутырам, урамнан кар алып кереп, туфрак өстенә тыгызлап салам һәм петуния орлыгын сибәм. Туфрак өстендә аның орлыклары бөтенләй күренми, ул үзе тузан кебек бит. Ә кар өстендә алар күренә. Кар эреп, орлыкларны туфракка тартып төшерә. Суны сиптергеч ярдәмендә сибәбез. Өстен пыяла белән кап­лыйбыз да шытып чыкканчы тотабыз. Пыяланы күтәртеп, җилләтеп алырга онытмагыз, андагы парны сөртеп аласы була.

    – Помидор үстерү серләре белән дә бүлешсәгез иде.
    – Помидорны бакчаның иң кояшлы, югарырак урынына утыртыгыз. Алар артык дымлы урынны да яратмый. Күләгәле җирдә үскәннәренең дә уңышы түбән була. Бәрәңге үскән җирдән ераграк утыр­тырга тырышыгыз, чөнки бәрәңге фитофтороз белән беренчерәк авырый башлый, ул помидорга да күчәргә мөмкин. Төнге температура 15 градус җылы булса, 10-12 см тирәнлектәге туфрак 12 градустан ким булмаса, 50 көнлек үсентене дә ачык грунтка күчереп утыртып була. Помидорны алдагы елда суган, кыяр, кузаклы культуралар үскән урынга утыртыгыз. Гомумән, үсентеләрне утыртканда, күршесендә яки аңа кадәр нәрсә үсүенә игътибар итегез. Карбыз – бәрәңгегә яхшы компаньон. Кукуруз белән борчак карбызга тизрәк үсәргә булыша. Борчак, суган белән гладиолустан кала, бөтен культура белән дә дус була ала. Аның күләгәсендә кыяр белән баклажан да яхшы үсә. Кавынны бәрәңге һәм кыяр янына утыртмагыз. Кәбестә бәрәңге белән яраша белә. Кайбер бакчачылар бәрәңге утырткан вакытта чокырчыкка борчак яки фасоль сала, алар, имештер, колорадо коңгызын куркыта. Кукурузны помидор белән янәшә утыр­ту да хата, чөнки аларның корткычлары бер үк. Суган – кишер һәм бәрәңге белән яхшы күршеләр. Ә менә аны гладиолус янына утырта күрмәгез. Кукурузны кыяр белән янәшә утыртыгыз.
    Иртә өлгерә торган яшелчәләр­дән бушаган урынга яңа орлыклар да чәчәргә мөмкин. Иртә өлгерә торган бәрәңге үскән түтәлгә редис, шалкан, борчак, чөгендер, дайкон чәчә аласыз. Редистан калган җиргә салат утыртыгыз, аннары кабат редис чәчегез. Иртә өлгерешле кәбестәне алгач, суган, салат чәчәргә мөмкин.

    Орлыкларның яраклылык вакыты

     

    Карбыз, кавын, ташкабак, кыяр, кабак – 6-8 ел;
    борчак, фасоль, кукуруз – 5-6 ел;
    кәбестә, редис, шалкан, торма, чөгендер, томат – 4-5 ел;
    баклажан, кишер, салат, шпинат – 3-4 ел;
    суган, болгар борычы, петрушка, укроп, кузгалак –2-3 ел;
    пастернак, сельдерей – 1-2 ел.

    Шәһри Казан

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: