erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бала имезгәндә кан сыеклата торган препарат эчәргә ярыймы? Биш сорауга - биш җавап

Коронавирус йөрәк-кан тамыры системасына ничек йогынты ясый? Йөрәк авырулары һәм коронавирус темасына кагылышлы актуаль сорауларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким җавап бирде. (Лилия Локманова, Шәһри Казан)

– Коронвирус инфекциясенә каршы вакцина ясатканчы, кешедә синусоидлы тахикардия булса, вакцина кадатканнан соң нәрсә кабул итәргә?
– Теләсә нинди үзгәрешләр дә табибка мөрәҗәгать итәр өчен сәбәп. Коронавируска каршы вакцина ясатканнан соң синусоидлы тахикардия барлыкка килү очраклары теркәлмәгән. Вакцина ясатканнан соң, бу диагноз буенча нинди дару эчсәгез, шуны кабул итүне дәвам итәргә кирәк. Әгәр дә инде җентекләбрәк беләсегез килсә, иң яхшысы табибка мөрәҗәгать итегез, – дип киңәш бирде Зөлфия Ким.

– Йөрәк-кан тамыры авыруыннан интегүчеләргә икенче тапкыр нинди вакцина кадатырга?
– Йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интегүчеләр, яңа коронавирус инфекциясенә каршы ревакцинация узганда нинди вакцина ясатырга тиешлеген һәр очракны да персональ карарга кирәк. Безнең йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интегүчеләргә вакцина ясату да, ревакцинация дә тыелмый. Гомум кабул ителгән кагыйдәләр бар. Инфаркт, йөрәккә стент кую, шунт ясау, клапаннарга операциядән соң гына бер ай дәвамында вакцина кадатудан тыелырга кирәк. Вакциналарның төрләре буенча чикләүләр юк. Кабатлыйм, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм һәр очракны аерым карарга, аның киңәшләренә колак салырга кирәк.

– Коронавирус кичергәнннән соң аякларда тромбоз барлыкка килде. Моны ничек дәвалап була?
– Коронавирустан соң аякларда тромбоз барлыкка килү очраклары еш булмый, әмма очрый. Сезгә тамырларны дәвалый торган хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки дәвалау консерватив булырга да, операция таләп ителүе дә бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Коронавирус кичергәннән соң, йөрәк-кан тамыры авыруларын контрольдә тотарга өчен нинди анализлар тапшырасы?
– Әгәр дә сез киңәйтелгән диспансеризация мөмкинлегеннән файдаланырга теләмисез икән, ул чагында моны мөстәкыйль эшләргә була. Без үзебезнең кандагы холестерин, шикәр күләмен, артериаль басымны һәм йөрәк тибешен белергә тиеш. Яшәү урыныгыз буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем. Чөнки авыруны ничек кичерүегез, үпкәләрнең ни дәрәҗәдә зарарлануыннан чыгып, һәр пациент өчен бирергә тиешле анализлар аерылачак. Күп очракта, кардиограмма ясатырга, ЭКГ узарга киңәш ителәчәк.

– Бала имезгәндә кан сыеклата торган препарат эчәргә ярыймы?
– Кызганычка каршы андый препаратларның барысы да бала имезә торган әниләр өчен эшләнелмәгән. Чөнки аларның балага ничек тәэсир итүе өйрәнелмәгән. Шуңа бала имезә торган әниләргә без кан сыеклата торган дарулар билгеләмибез.

 http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/bala-imezgnd-kan-syeklata-torgan-preparat-echrg-yaryymy-bish-sorauga-bish-avap

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X