erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Балан бәлеше пешерү ЫСУЛЫ

Рәмзия Хаҗиева рецепты

250 г ак майны туңдыргычтан алдым да шул каты килеш угычтан удым, онга бер чәй кашыгы тутырып күперткеч (разрыхлитель), 3 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз салып, май белән бутадым. Шуңа 2 аш кашыгы каймак, бер йомырка, һәм 30–40 г чамасы сап-салкын су салып, йомшак, ләкин кулга ябышмый торган камыр басып, ял иттерергә салкынга куйдым.

Эчлек өчен 500 г туң баланга 5 аш кашыгы манный, 2 аш кашыгы крахмал, 400 г шикәр комы салып болгаттым. Бәлеш ясап, алдан 180 градуста җылытылган мичкә 25–30 минутка тыктым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2023/03/106929/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X