Реклама
Быел җиләк-җимеш , яшелчәләр уңды. Тиздән балан да өлгерер. Аннан бик тәмле бәлеш пешерү рецепты тәкъдим итәбез.
Эчлек өчен: 0,5 кг балан, 5 аш кашыгы крахмал, 1 стакан шикәр комы.
Баланга су кушып, 2–3 сәгатькә духовкага тыгып торабыз. Шуңа шикәр комы, крахмал кушып, яхшылап болгатабыз.
Камыр басып, аны ике тигез өлешкә бүлеп, җәябез. Майланган табага бәлешне салып, мичтә 30 минут пешереп алабыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз