Балаң санаторий, ял лагерена барсынмы?
Әңгәмәдәш – район балалар табибы Алсу Кузнецова
Алсу Альбертовна, без бүген балаларның җәйге ялы, санаторийларга, лагерьларга сәламәтлекләрен ныгытырга җибәрү турында сөйләшербез. Иң мөһиме – баланың сәламәтлеге.
– Иң элек сүзне яшь балалардан башлыйм. 1 яшькә кадәрле баланы өйдә караучысыз калдырырга ярамый. Баласын йоклатып, я кибеткә чыгып китәләр, я бакча эше белән мәшгуль булалар, я... Яшь баланы караватка аркасы белән яткырырга кирәк. Төнлә баланы әни кеше үз янына салырга тиеш түгел. Бала караватта аерым йокласын. Татарстанда бәхетсезлек очраклары булып тора. Нинди генә эшең булса да, бала бүлмәдә ялгыз калырга тиеш түгел. Хәтта беренче баласын югалткан гаиләләр бар. Шундый очракның берсен генә әйтәм, бала өйдә йоклап калган, кайтсалар, бала үлгән. Аллам сакласын. Андый очраклар гел булмый ул, бер була. Үзем белән дә шундый хәл була язды. Табак-савыт юам, артымда бала кабыгын әрчеп биргән алманы ашап тора. Бала алма белән тыгыла язды. Шунда ук авызына бармагымны тыгып, алма кисәген алдым. Ә янында булмасам... Хәтта бала пакет йоткан очраклар бар. Тәрәзәләргә куелган сеткалар да бик хәтәр. Бала тәрәзә төбенә менеп, сеткага таянып, аска төшеп китү очраклары булып тора.
– Баланы җәйге лагерьга җибәргәндә аның сәламәт булуы мөһим. Ә хроник авыруы булса?
– Балада хроник авыру булырга мөмкин. Нинди дә булса хроник авыруы бар икән, баланың әти-әнисе лагерьга җибәргәндә бу турыда җәйге ял өчен җаваплы кешеләргә (вожатый һ.б.) әйтергә тиеш. Мәсәлән, эпилепсия, бронхиаль астмадан бала даими дару эчеп тора, моны лагерьда тәрбиячеләр дә контрольдә тотса иде. Хәзер шикәр диабеты белән авыручы балалар күп. Алар да ял лагерьларында зурлар тарафыннан игътибарда булырга тиеш. Һәм тагын бер киңәш, лагерьдан кайткач, баланың чәчен әйбәтләп карарга кирәк. Бетләү очрагы булуы ихтимал.
– Чәч бетләү нәрсәдән була? Пычраклыктанмы?
– Бет ул чиста чәчне ярата. Бу безнең белән һәрвакыт янәшә яши торган микродөнья. Шулай ук талпаннар да безнең тирәлектә яши. Алар урманда гына түгел, паркларда, урамнардагы агачларда, үләннәрдә дә булырга мөмкин. Дөрес, лагерьлар тирәлеге талпаннардан эшкәртелә. Әмма лагерьдан өйгә кайткач, шулай ук баланың тәннәрен карарга кирәк. Табигать кочагына, парк-ларга чыксаң да, өйгә кайткач, баланың тәнен карарга һәм талпан кадалган булса, шунда ук баланы хастаханәгә алып килергә кирәк. Кадалган талпанны тәннән үзеңә алырга ярамый. Талпан лабораториягә тикшерергә җибәрелә, инфекция ачыкланса, балага тиешле дәва билгеләнә.
– Малайлар лагерьга нинди чәч белән барырга тиеш? Чәчне озын итеп үстереп йөргән яшүсмерләр дә бар бит.
– Лагерьларга малай-ларның чәчен тәртип белән тиешенчә кистереп җибәрергә киңәш ителә. Әгәр дә чәчен үстерергә теләсә – үзенә ошый икән – үстерсен. Балага каршы килеп, психикасына зыян салмыйк.
– Санаторийларга юлламалар киләме? Баралармы?
– Без ел дәверендә әти-әниләрдән гаризалар җыябыз. Әти-әниләр бу мәсьәлә белән үзенең участок табибына мөрәҗәгать итә. Быел менә санаторийларга юлламалар апрель-майдан бирелә башлады. Балалар Татарстан санаторийларында ял итә, дәвалана. Ә инвалид балаларга Россия күләмендәге санаторийларга бару мөмкинлеге бар. Менә бүгенге көндә “Ана һәм бала” юлламасы белән 7 пар санаторийларда ял итә, сигезенчесе барырга әзерләнә. Быел яңа төр “Ана һәм ике бала” юлламасы бирелә башлады. Балалар бушлай ял итә, ә ана юллама бәясенең 13 процентын түли. Кайчакта яна торган юлламалар була, “бармыйсызмы?” дия-дия ял итүчеләрне эзләргә туры килә. 7 яшьтән балаларны санаторийларга анадан башка ялгыз җибәрү юлламалары да бар. Узган ел санаторийларга барысы 94 юллама бирелгән, шуның 28е – “Ана һәм бала”.
– Лагерьларга барганда медицина белешмәсе булырга тиешлекне беләбез. Бигрәк тә кайсы анализ турында басым ясап әйтәсегез килә?
– Туберкулездан диагноз белешмәсе булырга тиеш. Туберкулездан прививка ясалмаган балалар да бар. Дөрес, алар лагерьга ял итәргә бара ала. Әмма туберкулез белән авырмый дигән диагноз кәгазе булуы шарт. Менә хәзер кызамык чире таралды. Кызамыктан прививка ясалмаган чит регионнардан кереп-чыгулар ешайды. Кулларны сабынлап юып йөрергә, җиләк-җимешне, яшелчәне юмыйча ашамаска киңәш ителә.
– Әти-әниләргә тагын нинди киңәшләр әйтәсез?
– Бүген эч китү, косу билгеләре белән вирус инфекциясе бара. Әгәр дә бала коса һәм аның эче китә башлый икән, сузмаска, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алайса 2-3 көн үткәч кенә киләләр. Чирне вакытында дәваласаң, ул дәвага тизрәк бирешә. Безнең Казанга баланы дәваланырга җибәрми калган көн дә юк.
– Баланы җәен лагерьга җибәрергә кирәкме?
– Әлбәттә, кирәк. Лагерьда сыйфатлы ашау, төрле кызыклы чаралар, иптәшләр белән аралашу, спорт уеннары, саф һава, игътибар, вакытында йоклау, йокыдан тору – болар бар да бала сәламәтлегенә уңай тәэсир итә.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев