erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Банк карталарын чүп чиләгенә ташлап дөрес эшлибезме?

Акча картасының срогы чыгу сәбәпле, яңасы артыннан банк бүлекчәсенә килергә туры килде. Иске картаны, тантаналы рәвештә диярлек, кайчы белән кисеп тапшырдылар. Бу нәрсә: аерым бер традицияме, әллә саклану чарасымы?

2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Россиядә чыгарылган банк карталарының саны 341 млн (!) данәгә кадәр арткан. Ун ел вакытны алсак, бу рекорд булып санала.
Һәр банк картасының куллану вакыты бар (кагыйдә буларак, 3-5 ел). Ул картаның алгы ягында төшерелгән була. Вакыты чыккан түләү картасын нишләтергә? Моның турында бик сирәк кеше уйлый. Аны чүп савытына ташлап дөрес эшлиләрме?

Гамәлдән чыккан хезмәт хакы яисә кредит картасын шул килеш ташлап калдырмасагыз яхшырак. Чөнки анда сезнең турында шәхси мәгълүмат бар, аннан мошенниклар рәхәтләнеп файдалана ала. Бу кешеләр техник яктан бик грамоталы һәм башкалар тарафыннан эшләнгән теләсә нинди ялгыштан файдаланалар. Аларны банк картасының номеры һәм пин-коды гына кызыктырмый. Картадан җинаятьчеләр клиент турында бөтен мәгълүматны туплый һәм үзләренә табыш алу өчен файдалана. Вакыты чыккан банк картасы ярдәмендә мошенниклар сезнең яңа счётыгызга чыгарга һәм, ахыр чиктә, анда саклана торган акчадан файдаланырга мөмкин.

Җинаятьчеләр арасында куллану вакыты чыккан карталарны сату очраклары да бар икән. Алар хакер һөҗүмнәре ясап, гади гражданнардан да, коммерция оешмаларыннан да акча урлый. Аннары акчаны ялган кешеләр счетлары аша чыгаралар. Шуның белән җинаятьчеләрнең эзләре югала. Шуның белән бергә аларны табу өмете дә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Картаның вакыты чыкса да, сез барыбер аның хуҗасы булып каласыз һәм аның буенча уздырыла торган барлык операцияләр буенча җаваплылык тотасыз. Банк белән төзегән һәр шартнамәдә карта хуҗасына картаны өченче затларга тапшырырга тыя торган пункт бар. Бу кагыйдә искергән карталарга да кагыла

Дәвамын моннан укый аласыз: https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/bank-kartalaryn-chp-savytyna-tashlap-dres-eshlibezme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X