erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баш авыртканнан нәрсә булыша?

Сулыш гимнастикасы ясагыз. Башта унга кадәр санап, озак итеп сулыш алабыз, аннары шулай ук озаклап сулышны чыгарабыз. Бу гимнастика стресстан котылырга да булыша.

Урамда ярты сәгать йөреп керегез. Һич югы балконга чыгып басыгыз. Баш организмга кислород җитмәгәнгә дә авыртырга мөмкин.
Бөтнек һәм ромашка чәе. Бер аш кашыгы кипкән ромашкага бер стакан кайнар су салып, берничә бөтнек яфрагы (яңа гына өзеп алганы) һәм лимон кисәге өстәп, ярты сәгать термоста төнәтәсең. Бал кушып эчәсең дә баш авыртуы басыла.  

Гөлҗимеш белән сырганак та ярдәм итә. Бер уч гөлҗимешне алып изәсең дә өстенә кайнар су саласың. Термоста бер сәгать төнәтәсең. Аннары бер аш кашыгы боламык итеп изелгән сырганак кушып (аның суыткычта катырганы да ярый), шикәр комы салып эчәбез. Шикәр комы урынына бал да ярый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кан басымы югары булмаса, каһвә дә эчеп куярга ярый.
Кан басымы түбән булганда, үләнле җылы чәй эчегез. Имбирлы чәй дә ярап куя. Имбир тамырын ваклап турагыз да чәйгә салып эчегез.
Бармак очлары белән башыгызга массаж ясагыз. Артык каты басарга ярамый.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bash-avyrtkannan-nrs-bulysha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X