Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Баш ни өчен авырта һәм аннан ничек котылырга?

    Берәүләрнең ул яндырып кара чәй эчкәч үк басыла, ә икенчеләр икешәр-өчәр көн тоташ дару эчәргә мәҗбүр. Һава торышына карап та, күпләребез башы авыртачагын алдан белеп-сизеп тора. Баш ни өчен авырта? Моны булдырмый калырга мөмкинме? Кайсы очракта табибка күренергә? (Шәһри Казан, Дилбәр Гарифуллина)

    Невролог Зифа Хаятованың киңәшләре сезнең өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.   
    – Зифа Гумеровна, дару эчмичә генә баш авыртуга түзеп торырга кирәкме?
    – Бу баш авыртуның нинди төрдә булуына бәйле. Иң киң таралганы – киеренкелектән авырту. Бу рәвешле авыртуны башка кысып торган кыршау яки каска кидереп куйган кебек дип сурәтлиләр. Ул авырту көчле булмый. Эшләргә, тулы канлы яшәргә комачауламаса, түзәргә дә була. Әгәр дә инде ул баш өянәге (мигрень) икән, бу приступны шунда ук дару эчеп басарга кирәк. Ни өчен дигәндә, берничә сәгатьтән дару аны җиңә алмаска һәм өянәк инсульт яки мигрень статусы белән катлауланырга мөмкин. Мигрень статусы ул – өч көннән артык баш авыртып тору.

    – Башы бик еш авырткан кешегә нәрсә киңәш итәсез?
    – Неврологка мөрәҗәгать итәргә. Ул диагноз куя һәм дәвалау билгели. Югыйсә баш еш авыртып торып, ул хроник авыруга әйләнергә мөмкин, ә аны дәвалау күпкә авыррак.    

    – Баш авыртудан өйдәге чаралар ярдәмендә генә котылып буламы?
    – Ял итү, йоклап алу, урамда йөреп керү, контраст душ, массаж, аутотренинг кайбер очракларда чынлап та булышырга мөмкин. Әмма аларның нәтиҗәлелеге 30 процент кына дияргә була. Шуңа да дару эчүдән баш тартырга кирәкми.

    – Баш авыртканда билгеле бер продуктларның ярдәме тияме, бәлки киресенчә кайберләрен ашаудан тыелып торыргадыр?
    – Ризык ул ризык кына. Авыртуны берничек тә баса алмый. Ә баш авыртамы-юкмы, кеше сәламәт тукланырга тиеш. Җиләк-җимеш, яшелчә, ярдырылмаган бөртеклеләр, кузаклылар ашагыз, җитәрлек күләмдә сыеклык эчегез. Кыздырган, эшкәртелгән, баллы һәм тозлы ризыклар, алкоголь куллануны чикләгез. Майлы диңгез балыгын атнасына ике тапкыр гына булса да ашарга тырышыгыз. Кайбер продуктлар, әйтик, шоколад, цитруслылар, каһвә, алкоголь, чикләвекләр, сыр, газлы су, баллы һәм тозлы ризыклар чынлап та баш авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Ач тору сәбәпле дә баш авырта ала.

    Мигрень өянәген нәрсә барлыкка китерүен белеп тору өчен, махсус көндәлек алып барырга киңәш итәм. Шулай ук ял һәм эш, туклану режимын, физик активлыкны саклагыз, ашавыгызны төрлеләндерегез. Йокыгыз туйганчы йоклагыз, бер үк вакытта йокларга ятыгыз һәм торыгыз. Белемле табиб исә профилактик терапия билгеләргә ярдәм итә ала. Шуны да әйтергә кирәк: ноотроплар (үзәк нерв системасының кан әйләнешенә тәэсир итә торган дарулар) һәм “кан тамырларын чистартучы” тамызгычларның (капельница) баш өянәген булдырмый калуда бернинди катнашы да юк. Бу вакытны һәм акчаны бушка әрәм итү генә. Пациентлар арасында дөрес булмаган диагноз белән еллар буе шул ноотроплар эчеп дәваланып, ахыр чиктә хроник авыруларга дучар булучылар да бар.

    – Табибка барырга вакыт җиткәнлеген ничек белеп була?
    – Баш авырту нормаль яшәргә комачауласа, табибка баруны сузмагыз. Баш авырту ешайса, ул икенче төрле авырта башласа, гадәти булмаган симптомнар да барлыкка килсә, тиз арада табибка күренегез. Баш кинәт кенә яңача авыртса, кул һәм аяклар хәлсезләнсә, оеса, баш әйләнсә, сөйләмдә үзгәреш барлыкка килсә, аңыгызны югалтсагыз, кичекмәстән “ашыгыч ярдәм” чакырыгыз.

    Реклама

    – Баш өянәге дип әйтәбез, ә ул калган баш авыртулардан ничек аерыла соң?       
    – Аның билгеле бер критерийлары бар һәм диагнозны табиб шуларга нигезләнеп куя. Үзеңә үзең диагноз куеп, үзең белгәнчә дәваланырга кирәкми. Кайсы очракта баш өянәге була дигән сорауга килгәндә, сезнең һичьюгы ике тапкыр: уртача һәм көчле өянәк булып, ул хәрәкәтләнгәндә көчәеп китсә, мигрень дигән сүз. Баш өянәге вакытында авырту, гадәттә, пульсацияле һәм бер яклы була, әмма гел алай гына да түгел. Күңел болгану, косу, ут һәм тавышларның ярсытуы да мигреньгә хас күренешләр. Андый вакытта кешенең башкалардан качып, тыныч караңгы урынга ятып торасы килә. Ә төгәл диагнозны табиб кына куя.

    – Баш өянәгенең ни сәбәпле барлыкка килүен дә аңлатсагыз иде.
    – Ул мөстәкыйль авыру, аның барлыкка китерә торган анык сәбәпләр дә билгеле түгел. Еш кына баш өянәген кан тамырлары белән булган проблемага яки остеохондрозга сылтыйлар. Әмма күп очракта бу дөрес түгел.

    – Баш стресс, физик арыганлыктан да авыртырга мөмкинме?
    – Бик мөмкин. Баш авыртуның эмоциональ киеренкелек сәбәпле барлыкка килә торган төре дә була. Аны икенче төрле киеренкелектән авырту дибез. Бу очракта баш уртача яки җиңелчә генә ике яклап авырта, ул гел кысып, басып тора. Әмма күңел болгану һәм косу күзәтелми.  

    – Баш авырту нәселдән килә аламы?
    – Баш өянәгенә нәсел факторы хас. Тик әти-әниегездә мигрень булу ул сездә дә булачак дигән сүз түгел.

     http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/bash-ni-chen-avyrta-m-annan-nichek-kotylyrga

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: