Башкалар да агуланырга мөмкин бит
Пирожныйлар сатып алган. Ашаганнан соң агуланган. Нишләргә?
Бу хәл Арчаның бер кибетендә булган. Сатып алучы хәле начарланганнан соң эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган.
Безгә шундый эчтәлектәге дәгъва белән мөрәҗәгать иттеләр. Язмада “Арчаның бер кибетендә пирожныйлар сатып алдым. Эшләнү вакытын карадым. Яңа сатуга чыккан. Әмма пирожныйларны ашаганнан соң агуландык, хәлебез начарланды. Әйбәтләбрәк карасак, эшләнү срогы язылган кәгазь астында икенчесе булган. Куллану вакыты чыкканнан соң яңасын ябыштырып куйганнар. Кызганыч, чегын сакламаганмын. Кем уйлаган шулай булыр дип?! Мондый очракта мин берәр нәрсә эшли аламмы? Бу килеш кенә калдырмаска иде. Тагын кешеләр агуланырга мөмкин бит”, – дигән юллар бар.
Бу хатны без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органына юлладык. Территориаль органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина түбәндәгечә җавап бирде.
– Андый очракта беренче чиратта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасын чакыртырга кирәк. Медицина хезмәткәрләре агулану очрагын документ белән расласын. Алар биргән белешмәдә мөрәҗәгать итүнең сәбәбе һәм табиб биргән диагноз күрсәтелергә тиеш.
Шул белешмә һәм экспертиза нәтиҗәләре белән сыйфатсыз товар сатучы адресына дәгъва язарга мөмкин. Чегы булмаса, шаһитлар күрсәтмәләре ярдәмгә килә ала.
Дәгъваның бер данәсе сатучыга (юридик затның законлы вәкиленә, шәхси эшмәкәргә яки дәгъвалар алучы вәкилгә) бирелә яки тиешле урынга тапшырылуы турындагы хәбәр белән почта аша җибәрелә. Сатучының кулына биргән очракта, ул кабул итү вакытын, вазыйфасын, фамилия, исем, әтисенең исемен күрсәтеп, икенче данәсен кире үзегезгә бирергә тиеш. Дәгьваны карау срогы ун көн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев